Эшлекле дә, кешелекле дә Җәлил Сафиуллин
Эшлекле дә, кешелекле дә булу мөмкин түгел кебек, ләкин Җәлил Сафиуллин өчен бу мөмкин.
Минем аның белән күптән бер вакыт табып иркенләп сөйләшеп утырасым килә иде. Ләкин «мин аны никадәр беләм, шул кадәр белмим» дигәндәй, күрешкәндә исәнме-саумыдан артык аралашкан булмады.
Аның турында бер генә кешедән дә, бер тапкыр да кыек сүз ишетмәдем. Ишеткән кадәресе бары тик уңай гына: иманлы, намуслы, эшлекле, кешелекле. Анысы да чәчәксез-чуксыз, гади генә, тыйнак кына.
Безнең күрешеп мин теләгән-чә, рәхәт, җылы эшлекле һәм кешелекле сөйләшү булды.
Җәлил Сафиуллин «Кичүчат» хуҗалыгына 2007 елда килә. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, заманында «Елхов-нефть» нең ярдәмче хуҗалыгы булган Кичүчат ул килгәндә элеккеге еллардагы даны-шаны кимегән хуҗалык була инде. Сүз дә юк, таралган, беткән колхоз түгел, шулай да..
Тырышлык, үҗәтлек, тотынган эшне ахырына кадәр эшләп бетерергә кирәк дигән тәрбия үзенекен итә. Эшнең беренче елында Җәлил әфәндегә «Елховнефть» идарәсе кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә. Ләкин бит бөтен нәрсәне дә кешеләрдән генә көтеп торып булмый. Үзеңә хәрәкәтләнергә кирәк. Авыл хуҗалыгын җитәкләгән кешегә кара таңнан торырга, төн уртасында гына ятарга. Әлбәттә, бүген «Кичүчат» хуҗалыгы районда алдынгылар рәтендә. Ләкин эшең уң булсын өчен әйтмичә аңлый, кушмыйча эшли торган командаң булу шарт. Анысы да үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Ул кадрларны я табарга, я өйрәтергә кирәк.
«Бүген эшче куллар җите-шәме?» дип кызыксынам Җәлил әфәндедән. Юк икән. Эшләр уңайлы булса да, хезмәт хакы начар булмаса да, сыер арасында «буталып» йөриселәре килми. Ник барасылары килмәвен, кем гаепле икәнен эзләп тору кирәкмидер. Бармак белән төртеп күрсәтмибез, үзебез генә беләбез. Сүз дә юк, авылда рәхәт инде ул... Элегрәк «хорошо иметь домик в деревне» дип ниндидер бер реклама ясыйлар иде. Ә мин аңа «если есть у тебя в городе квартира» дип өстәп куям.
Ләкин ул бөтен эшне акыл белән уйлап, күңел биреп эшли. Өлкәннәрне дә, лаеклы ялга чыкканнарны да онытмый. Авылда яшәп, башка тармакта эшләгәннәрнең дә гозеренә колак сала.
Ул шапырынмый, мактанмый гына эш барышы, хуҗалыкның торышы турында сөйли. Безнең газетада, алдынгы хуҗалыкларның берсе буларак, «Кичүчат» һәрвакыт телгә алына.
Шуңа да мин эшлекле кешенең кешелек сыйфатларын ачасым килеп, аңа сорауларымны бирә торам.
Сөт җитештерү / агымдагы елның 10 аена – 23689 ц.
Барлык мөгезле эре терлек – 1141 баш.
Шул исәптән сыерлар – 400 баш.
Чәчүлек мәйданы – 3480 га.
Шул исәптән бөртеклеләр – 1360 га.
Тулаем уңыш – 44829 ц.
Уртача уңыш, ц/га – 33 ц.
Терлек азыгы әзерләү
Силос – 20000 ц.
Сенаж – 42000 ц.
Печән – 3400 ц.
Салам – 18950 ц.
Кул астында эшләүче-ләрнең нинди сыйфатларын бәялисез?
– Эшне белеп, булсын дип, җиренә җиткереп эшли торган сыйфатларын. Алар элек-электән шул тәртип белән эшләргә өйрәнгәннәр. Бүгенгеләр исә алай ук түгел.
Җитәкче булу өчен оештыру сәләтеннән тыш бераз юрист та, адвокат та, экономист, бухгалтер, агроном, механик, зоотехник һ.б. булу кирәк. Сездә боларның кайсысы өскә чыга?
– Хуҗалык итүдер. Аннан безне бит укыган вакытта фәлсәфәдән башлап һәркайсын әз-әзләп кенә булса да өйрәт-теләр. Әз булса да төпле нигезен бирделәр.
Бүген хуҗалыкта ниндиерәк эшләр бара?
– Кыр эшләре тулысы белән тәмамланды. Җыясын җыеп, урнаштырып бетердек. Бер гектар да сөрелмәгән җир калмады. Хәзер белгечләр чиратлап ял итәләр. Килеп эшләүчеләр дә кайтып киттеләр. Кышлату өчен малларга азык җитәр дип торабыз, Алла бирсә. Аннан әкренләп ремонт эше, язга әзерлек башлана.
Җәлил әфәнде, сезнең эш көне ничәдә башлана да, ничәдә тәмамлана?
–Өчтә, дүрттә тормыйча булмый. Һәр нәрсәне үзең күздән кичерергә, бер тапкыр иртән карап чыгарга кирәк. Аннан иртәнге планерка. Кичтән инде сигезләрдә тәмамлана. Ләкин без бит режим белән эшләмибез инде. Ул кичке 9 да, 10 да булырга мөмкин. Тәүлекнең кайсы вакыты булса да телефон янда, минуты, сәгате белән килеп чыккан мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз.
Язмыш, тәкъдир биргән авыр сынаулар сезнең дөньяга карашыгызны үзгәрттеме?
– Әйе, нык үзгәртте. Акыл белән аңлаган әйберләрне кайвакыт күңел һич кенә дә аңларга теләми.
Сезнең ниндиерәк кеше икәнне кем яхшы белә?
– Әлбәттә, хатыным. Ул минем терәк тә, ышаныч та. Бөтен уңай, бөтен тискәре ягымны аңардан да яхшы белүче юк.
Сез үзегез ашарга пешерәсезме?
– Юк. Бик кирәк чакта гына йомырка кыздыра алам. Ул яктан бөтен нәрсәне миңа хатыным әзерли. Ул каядыр китәргә булганда, ике көнлекне әзерләп, ничек кирәк барысын хәстәрләп китә. Бик рәхмәтле мин аңа.
Караокега кушылып җырларга нинди җыр сайлар идегез?
Шушы сорауны бирдем дә, «ашарга пешерә белмим» дип әйткән кебек, «җырлый белмим» дип әйтә инде бу дип уйлап куйдым. Тик ул мине гаҗәпләндереп, «Кыр казлары артыннан», «Җидегән чишмә», «Галиябану», «Мәк чәчәге», «Әйткән идең...» дип, халкыбызның бар моңын үзенә сеңдергән җырларны санап китте.
– Без үскәндә нинди җырлар тыңлап-җырлап үстек, барысын да рәхәтләнеп җырлыйм. Күңелемә моңлы җырлар бик якын, – диде ул. Ә бит җанындагы моңы күзләренә чыккан аның. Мин бит аны күрдем югыйсә...
Гомумән, оста оештыручы, үз эшенең остасы, алдынгы җитәкче генә түгел, ә бик рәхәт итеп җанын, күңелен биреп сөйләшә торган әңгәмәдәш тә икән әле ул.
Аңардагы фикер тирәнлеге, тел байлыгы, уйлап-үлчәп сөйли белү сәләте бөтен җитәкчедә дә булмый. Бигрәк тә бу өлкәдә хезмәт куючыларда сирәк күренеш. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем, сөйләшкән вакытта аның һәр темага, һәр очракка, фикерен куәтләп җибәрергә берәр шигырь яки шигырь юллары булмый калмый.
Кем сокланмас көчкә, тимер сынса
Һәм су чыкса баскан эзеңнән.
Тик ни файда, көчең филдәй булып,
Эшең булса чыпчык тезеннән...
Бүген әдәбият-сәнгать тирәсендә чуалып йөргән яшьләр дә Муса Җәлилнең шигырьләрен аның кадәр яттан белми торганнардыр. Әллә үзе дә Җәлил булганга, һәр очракка мисалга Җәлил шигырьләре белән дәлил китерде ул.
Җәлил әфәнде гыйлемле, җырлы-моңлы гаиләдә туып үсә. Әтисе Ахмадулла абый гомер буе балаларга белем һәм тәрбия бирә. Бик оста гармунчы, әниләре моңлы итеп җырлый. Алар балаларын да әти-әни йөзенә кызыллык китермәслек итеп, эш белән тәрбиялиләр. Бер булганнан бар да була. Гаиләдәге ир-егетләрнең барысы да җыр-моңга тартыла. Җәлил әфәнде дә, абыйлары кебек, гармунда, баянда уйный.
«Бу кеше кайчан ял итә икән?», – дигән уй килде минем башка. Тәүлекнең, фасылның кайсы вакытында икән? Һәм ничек итеп?
– Мин кайнар нокталарда хезмәт иттем. Шуннан калган хәрби дуслык бик көчле безнең. Инде менә ничә еллар башта үзебез, өйләнгәч гаиләләр белән туганнар кебек аралашып яшибез. Я алар безгә килә, я без аларга, Чечняга, Дагестанга барып кайтабыз. Ул халыкларның тырышлыкларына, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләренә кызыгам да, сокланам да. Бездәге ул матур гадәт әкренләп бетә барганга йөрәк әрни, – диде ул.
Әйе, ул халык динен, милләтен, гасырлар буена килгән гореф-гадәтләрен, язылмаган законнарын саклап яши. Үзенең милләте белән горурлана, яраклашмый, баш ими, горур халык.
Күп йөргән – күп күрә. Җәлил әфәнде дә йөргән, күргән җирләрендәге уңай күренешләрне күңел дәфтәренә салып куя. Кичүчат авылына килүчеләр авылга кергәндә Чагыл тавы башындагы ялтырап торган сызылып киткән айга игътибар итмичә калмыйлар. Бу – Җәлил Ахмадулла улы Сафиуллинның эше. Бүген инде аны авылның бренды дисәк тә була. Тау түбәсендәге Айга сузылган эзне чирәм дә, кар да капламый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia