Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Тотынма, ача күрмә

Редакциябезгә теге яки бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап хатлар килә, шалтыратулар да еш була.

 

 

 

Күптән түгел бер ханым редакциягә шалтыратып гозерен белдерде. «Мин урамда чит пакет таптым. Әлегә аңа тотынмадым, эчендә нәрсәләр барлыгын карамадым. Аптырадым, аны бит каядыр тапшырырга кирәктер. «Әлмәт таңнары» газетасында эшләүчеләр белми калмас дип, сезгә  шалтыратырга булдым, бәлки сез аңлатма бирерсез. Газетагызны күптән алдырам, укыйм. Сез халыктан кергән сорауларга тулы, эчтәлекле җаваплар бирәсез. Минем кебек шушындый очракка тап булучылар бардыр, алар да нишләргә икәнен белмиләрдер. Миңа нишләргә икән?» – диде.

Газета укучыбыздан килгән бу сорауны без Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләренә юлладык. Алар безгә түбәндәге җавапны бирде. 

– Әйе, еш кына шулай да була – кемдер урамда чит пакет, чит сумка, чит төргәк табарга мөмкин. Кызыксыну никадәр генә көчле булса да табылдыкны ачарга киңәш итмибез, чөнки аларда шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин. Әле күптән түгел генә Красногорскида булган хәл дә шул турыда кисәтә.  Иң беренче чиратта, тирә-яктагылардан «бу кемнең сумкасы?» дип кычкырып сорагыз. Әйбернең хуҗасы күренмәсә, хокук саклау органнарына шалтыратыгыз. Әгәр сәфәрдә булсагыз – машина йөртүчегә, бинада булсагыз – сакчыга хәбәр итегез. Табылдыктан ераграк китегез, үтеп баручыларны кисәтеп куегыз. Паника тудырмау мөһим. Әлеге уңайдан игътибар аеруча балаларга булырга тиеш. Өлкәннәр балаларга  урамда, сәүдә үзәкләрендә, балалар мәйданчыкларында һәм күп кенә башка урыннарда табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга, акчаларга кагылырга ярамаганлыгын аңлатырга тиеш. Теләсә нинди шикле табыш турында олыларга шунда ук хәбәр итәргә өйрәтү дә зарур. «112» номерын бергәләп өйрәнергә кирәк, – дип аңлатты белгечләр. Әлеге киңәшләргә колак салыйк, сак һәм уяу булыйк.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса