Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында авыллар төзекләндерелә

Авыл җирлекләренең елдан-ел төзекләнә баруы турындагы куанычлы хәбәрләрне ишетү һәрвакыт күңелне күтәрә.

Әлмәт авыл җирлегенә караган Дербедень авылында һәм Яшьләр бистәсендә шушы көннәрдә инженерлык челтәрләрен һәм юл инфраструктурасын тәртипкә китерү буенча эшләр төгәлләнде.

Яшьләр бистәсендәге су башнясын алыштыру төп проектларның берсе булды.

Әлеге объектны гамәлгә ашыруга район бюджетыннан 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яңартылган су системасы халыкка су бирүнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш бистәдәге юлларга 475 мең сумлык чокыр ремонты ясалган.

Эшләр авыл кешеләренең үзара салым программасы кысаларында җыйган акчаларына башкарылган. Әлеге механизм халыкка акчалардан файдалануның өстенлекле юнәлешләрен мөстәкыйль рәвештә билгеләргә мөмкинлек бирә, шул рәвешле авыл территорияләрендәге аеруча актуаль проблемалар оператив хәл ителә.

Дербедень авылында инфраструктураны модернизацияләү эшләре башкарылган. Гомуми суммасы 1,3 миллион сумны тәшкил иткән үзара салым акчаларына су системасы төзекләндерелгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырылучы үзара салым программасы республика бюджетыннан түбәндәге принцип буенча финанслауны күздә тота: халык җыйган һәр сумга республика дүрт сум өсти. Әлеге система ярдәмендә Әлмәт районы агымдагы елда республика бюджетыннан 54,4 миллион сум акча алган. Бу юнәлештә эшләр уңышлы гына дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса