Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт «Татарча диктант» акциясенә кушылачак

«Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучыларны берләштерәчәк.

Әлмәт "Татарча диктант" акциясенә кушылачак


14-16 ноябрьдә бөтен дөньяда татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән юбилей, унынчы «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучыларны берләштерәчәк. Диктант-дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыра.

Шәһәрдә һәм районда акциягә мәгариф учреждениеләре кушылачак. Диктантны шәһәр һәм районның барлык 63 мәктәбе укучылары, шулай ук урта һәм югары уку йортлары студентлары язачак. Моннан тыш, акциядә катнашуга муниципаль хезмәткәрләр дә кушылачак, алар Әлмәт районы башкарма комитеты бинасына диктант язачак, ә татар интеллигенциясе вәкилләре үзәк китапханәгә чакырылачак. 

Чара «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Болгар радиосы» радиосында, шулай ук акциянең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк. Трансляция 13:00 сәгатьтә башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса