2026 елда Татарстанда җиде кыска эш көне булачак
Киләсе елда Татарстанда беренче кыска эш көне 19 мартта булачак. Бу Ураза бәйрәме белән бәйле.
2026 елда Татарстан халкының җиде кыска эш көне булачак.
Киләсе елда Татарстанда беренче кыска эш көне 19 мартта булачак. Бу Ураза бәйрәме белән бәйле. ТР мөселманнары Диния нәзарәте карары нигезендә, республикада бу бәйрәмне 20 мартта билгеләп үтәчәкләр. Шулай да ахыргы дата ТР Рәисе Указы белән билгеләнәчәк.
Киләсе кыска эш көне 30 апрель булачак, чөнки ул яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан булачак. Май аенда татарстанлыларны ике кыска эш көне көтә. Аларның беренчесе – 8 май – Җиңү көне алдыннан, ә икенчесе – 26 май – Корбан бәйрәме алдыннан, аны ТР мөселманнары Диния Нәзарәте карары нигезендә республикада 27 майда билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәмнең төгәл көне ТР Рәисе Указы белән билгеләнәчәк.
Россия көне уңаеннан бәйрәм алды – 11 июнь кыскартылган эш көне булачак.
Ноябрьдә Татарстанда, быелгы кебек үк, ике кыска эш көне булачак. Өстәвенә, алар бер атнага – 3 һәм 5 ноябрьгә туры киләчәк. Алар Халыклар бердәмлеге көненнән һәм ТР Конституциясе көне уңаеннан биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia