Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны 105 яшендә вафат булды
Людмила Даниловна Березова вафат булды, дип хәбәр итте администрация матбугат хезмәте.
Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны 105 яшендә вафат булды
Людмила Даниловна Березова вафат булды, дип хәбәр итте администрация матбугат хезмәте.
Ул сугышта дүрт елдан артык вакыт үткәрә һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Японияне җиңгән өчен" медале, Жуков медале һәм башка бик күп бүләкләргә лаек була.
Тыныч вакытта Людмила Даниловна "Елховнефть" нефть-газ табу идарәсе хезмәткәрләре сафында Әлмәт районында нефть промыселын үстерә һәм "ӘМРның Мактаулы гражданины" исемен ала.
Бу батыр әлмәтле искиткеч тормыш кичергән.
Людмила Даниловнаның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia