Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында «Утка салмыйк әниләрнең йөрәкләрен» очрашуы узды

Очрашу чәй өстәле артыңда дәвам итте.

Әниләр янда булганда җаныбыз тыныч, өебез ямьле, сулышлар киң. Әниләрнең куңеле киң, анда бары да - назы да, сабырлыгы да, куаныч-шатлыгы да, сагышы да сыйган. Ә менә бүгенге көндә махсус зәрби операциядәге егетләрнең әниләре өчен бу хисләр икеләтә мөһим. Уллары өчен борчылып, сагышланып агарган чәчләре, моңсу кузләрендәге яшьләренең кипмәве, таң туган саен балалары исәнлеген сорап укыган догалары алдында башыбызны иябез, дип яза Елховой мәдәният йорты хезмәткәрләре. 
Мәдәният йортында "Утка салмыйк әниләрнең йөрәкләрен" дигән исем астында очрашу кичәсе оештырылды. Авылның имам- хатыйбы егетләргә багышлап дога кылды. Ир-егетләр тиз арада туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтсыннар.

 

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса