Әлмәтле «Россиянең мактаулы доноры» исеменә лаек булды
Әлмәт үзәк район хастаханәсе хезмәткәре Вәсилә Нургали кызы Муллахмәтова «Россиянең Мактаулы доноры» исеменә лаек булды
Әлмәт үзәк район хастаханәсе хезмәткәре Вәсилә Нургали кызы Муллахмәтова «Россиянең Мактаулы доноры» исеменә лаек булды
Әлмәт үзәк район хастаханәсенең 2 нче поликлиникасының шәфкать туташы Вәсилә Нургали кызы Муллахметованың «Россиянең Мактаулы доноры» исеме белән бүләкләнүен хәбәр итә Әлмәт район үзәк хастаханәсе. Әлеге исем 40 һәм аннан да күбрәк тапкыр түләүсез кан тапшырган гражданнарга бирелә. Әлмәт медицина учреждениесендә берничә Мактаулы донор теркәлгән, алар арасында Әлмәт үзәк район хастаханәсе баш табибы Илдар Максудович Рәхимуллин да бар.
«Россиянең Мактаулы доноры» исеме кан салуга мохтаҗ кешеләрнең гомерләрен саклап калуга зур өлеш керткәнне тану булып һәм гуманизм үрнәге булып тора.
Россиянең Мактаулы донорлары хокуклы:
Еллык түләүле ял өчен уңайлы вакыт сайларга.
Врачка чиратсыз керергә.
Эштә өстенлекле ташламалы юлламалар алырга.
Ел саен акчалата компенсация алырга.
Сәламәтлек өчен донорлыкның плюслары:
1. Түләүсез медицина тикшерүе.
2. Инфаркт куркынычын киметү һәм йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшырту.
3. Эмоциональ халәтне көйләү.
4. Иммунитетны ныгыту.
Вәсилә Нургалиевна 2011 елда кан тапшыра башлый. Ул билгеләп үткәнчә, һәрвакыт үзенең донорлык эшчәнлегенең әһәмиятен аңлый, чөнки кан катлаулы операцияләр, бала табу, кан китү, авыр җәрәхәтләр, пешүләр һәм башка авыруларны дәвалаганда кулланыла. Компонентларга бүленгән бер донорның каны берничә пациентны коткару өчен файдаланылырга мөмкин. Вәсилә Нургалиевна фикеренчә, медицина ягыннан каршы күрсәтмәләре булмаган һәр кеше донорлык хәрәкәтендә катнаша ала һәм катнашырга тиеш, бу исә җәмгыятьнең сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia