Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Елховой авылында яңартылган ял зонасы барлыкка киләчәк

Төзекләндерүнең яңа концепциясе авыл халкы һәм кунаклары табигатьтә күңелле вакыт үткәрә алырлык уңайлы һәм имин территория булдыруны күздә тота.

Елховой авылында яңартылган ял зонасы барлыкка киләчәк

Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова «Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән бергә Елховой авылында булдылар, анда «Кизләү» чишмәсен төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштылар. Җитәкчеләргә тиздән авыл халкы һәм кунаклары өчен заманча һәм уңайлы ял итү урынына әвереләчәк территориянең киләчәк йөзен визуальләштерүне тәкъдим иттеләр.
Елховой җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин инициативасы белән «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына 1996 елда төзекләндерелгән «Кизләү» чишмәсе яңартылачак.
Төзекләндерүнең яңа концепциясе авыл халкы һәм кунаклары табигатьтә күңелле вакыт үткәрә алырлык уңайлы һәм имин территория булдыруны күздә тота. Чишмә янындагы территориядә пикниклар уздыру өчен мәйданчык барлыкка киләчәк, агачлар һәм куаклар утыртылачак.
Бүгенге көнгә эшләр 70% ка башкарылган, проектны октябрь ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Җирлек башлыгы Алмаз Хәсәншин ассызыклаганча, реконструкцияләү авылның барлык чишмәләре территориясен үзгәртеп коруның бер этабы булып тора.
Әлеге инициативаны гамәлгә ашыру-авыл җирлеген комплекслы үстерүгә ачык мисал, анда яшәү өчен уңайлы һәм заманча мохит булдыруга аерым игътибар бирелә.
Җирлек администрациясенең уртак тырышлыгы һәм анда яшәүчеләрнең актив позициясе нәтиҗәсендә Елховой авылы үсә һәм үзгәрә.

Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса