Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Бер күрешү – үзе бер гомер

Безгә язалар. Сүзем Лениногорск районындагы мәктәп турында булса да, аның геройлары гомерләрен Әлмәт районы укучыларына белем бирүгә багышлаган шәхесләр Очрашулар күп төрле була: эшлекле, җитди, фәнни, спорт, рәссамнар, медицина, мөгаллимнәр, гамәли-фәнни конференцияләр...

 

Халкымда гореф – гадәтләр дә бик күп төрле. Авыл бәйрәмнәре, Сабантуйлар. Бу бәйрәмнәр туган ягыннан еракта яшәгәннәр өчен күрешеп-сөйләшеп, үзләренең балачагын, яшьлекләрен искә алу өчен сәбәп булып тора.

Авыл, мәктәп белән бәйле классташлар очрашуы иң күркәм чараларның берсенә әверелде. Гомер-гомергә Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы иманын югалтмаган, намазын калдырмаган, мәчет-ләрен кистермәгән нурлы авылларның берсе булып санала. Бүгенге көндә дә авыл уртасында мәчет балкып тора, һәр көнне биш вакыт намазга чакырып, авыл өстендә азан яңгырый.

Түбән Чыршылы урта мәктәбен  50 ел элек тәмамлаучы классташлар очрашуы бик үзенчәлекле милли чараларның берсе булды.

Бу чараны үзенчәлекле итеп оештыручы, үзе дә мөгаллимнәр гаиләсендә тәрбияләнеп, әти-әнисенең һөнәрен дәвам итүче – көллияттә музыка укытучысы, тәрбияче, мәчеттә дә шәкертләргә дини белем бирүче, күпкырлы талантка ия Фәния Хафизова. Бу чараның программасын, сценарийларын җентекләп төзеп, үзе алып барды. Безнең арадан иртә киткән классташларыбызны, укытучыларыбызны, якташ-ларыбызны искә алып дога уку - иң әһәмиятлесе булды. Аның һәрбер сүзен, җөмләсен исебез һәм һушыбыз китеп тыңладык.

Әти - әнисе үрнәгендә авыл укытучысының тормышын, эшчәнлеген, авыр һәм мактау-лы хезмәт икәнен бик олылап тасвирлады. Балачакка да чумып алдык, яшьлеккә дә кайтып килдек. Фәниянең сүзен классташы Инзир хәзрәт дәвам итте, арабыздан вакытсыз киткән классташлары һәм укытучыларыбызның рухына дога кылынды.

Безне, Түбән Чыршылы урта мәктәбендә педагогик хезмәт юлыбызны башлаган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Ибраһим кызын, аның тормыш иптәше Ядкарь Абдулла улы Шакировны, физик тәрбия укытучысы Клара Әхмәт кызы Хәсәнҗанованы (Шәкүрова) да чакырганнар иде.

Беренчеләрдән булып сүз Әлмәт шәһәренең Ризаээддин Фәхреддин исемендәге гимна-зиядә озак еллар директор булып эшләгән Ядкарь Абдулла улына бирелде. Ул үзенең Түбән Чыршылыдан ерак булмаган Тукмак авылы егете булуын, Югары Чыршылы, Түбән Чыршылы, Кузьминовка авылы егетләре һәм кызлары белән Федотовка мәктәбендә урта белем алуын әйтеп узды. Гомумән, Түбән Чыршылы халкы, мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә була. Чөнки мәшһүр галимебез, педагог, тарихчы, дин белгече Ризаэддин Фәхреддин егерме елга якын Түбән Чыршылы авылында гомер иткән һәм хезмәт куйган. Ядкарь Абдулла улы физик законнар белән таныштырса, Венера Ибраһимовна рус теле һәм әдәбиятыннан «Правописание», «Части речи»ны, бөек рус язучыларының да әсәрләрен искә төшерде. Мин төрле уеннар кулланып, физзарядка да ясатып алдым. Кызыклы сорауларга җавап биреп баллар да куелды. Оештыручыбыз безне география фәненә дә алып керде. Бер генә укучыбыз да, укытучыбыз да читтә калмады.

– 1970 елны сезгә нинди көчле педагоглар кигән, бу бит зур бәхет! Аларның хезмәте бушка китмәгән, сезнең һәрберегез олы тормыш юлын үтеп, чын зур шәхесләр булып җитлегеп, Ватанга, илебезгә нинди файдалы җимешләр биргәнсез! – дип йомгаклады, очрашуны Ядкарь Шакиров.

Без бу очрашуда сихри дөньяда йөздек. «Гомерең буе кадер - хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм, дисәң, Укытучы бул!» – дип юкка гына әйтелмәгән.

Клара Хәсәнҗанова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса