Хезмәт белән яуланган хөрмәт
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан зур ихтирамга лаек шәхесләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез
Бүгенге язмабыз шундый хөрмәтле шәхесләрнең берсе - Мәгъдан абый Мөхәммәдиев турында.
Бар гомере хезмәттә, юл төзелешенә кагылышлы тармакта узган әлеге аксакал белән без «Ветеран» реабилитация үзәгендә очраштык. 88 яшьлек Мәгъдан абый биредә тернәкләнү уза икән. Җиңел, төз гәүдәле, җор телле кеше белән утырып сөйләшкәндә вакытның ничек узганы сизелми дә калды.
Мәгъдан Мөхәммәдиев тумышы белән Бөгелмә районы Яналиф авылыннан булып чыкты.
– Сугыш чоры баласы мин. Әле дә хәтердә, абзарда маллар да, кош-корт та күп иде, шуңа да карамастан ачлыктан интектек, чөнки ит, йомырка - барысы да фронт өчен дип колхозга тапшырыла иде. Тирә-юнь гел рус авылларыннан тора, бары тик безнең авылда гына татарлар яши. Безнең тормыш көнкүреш үзгә, аерылып тора иде. Шунысы кызык, без йорт кырында бәрәңге генә үстерәбез, ә яшелчә утыртмыйбыз, чөнки без аларны ашарга ярый дип уйламый идек. Әле читтән бирсәләр дә, чөгендер белән кәбестәне малларга гына ашата идек (көлә). Җәй көне елгадан балык тотып, урманнан кыргый кошларның йомыркаларын җыеп алып кайткан чаклар әле дә хәтердә. Әниемә безне ялгызы карарга бик авыр булды, бөтен эш аның җилкәсендә иде. 4 классны мин шушында үзебезнең авылда бетердем. Аннан соң Надеждино авылындагы рус мәктәбендә белем алдым, монда сигезенче классны тәмамладым. Русча уку үзәк өзгеч авыр булды, шулай да сынатмадым. Мәктәптән соң Бөгелмәнең һөнәри училищесына укырга кердем. Биредә тракторчы һөнәрен үзләштердем. Егет булып үсеп килгән чорда киенәсе, клубларга да чыгасы килә бит. Училищега керергә мин бигрәк тә шул ашатып, эчертеп, киендереп торганга кызыккан идем. Әле стипендия дә бирәләр бит шуның өстенә (көлә). Шунда ашханәдә макарон бирәләр, авылда макарон күргән бармы инде, аны куана-куана өйгә алып кайтып, гаиләдәгеләрне дә сыйлыйм. Шулай бер ел укыттылар. Инде безгә унсигез яшь тула, армиягә китәр вакыт та җитеп килә. Шунда безгә Казахстанга чирәм җиргә - целинага китәчәгебез турында хәбәр ирештерделәр. Бер төркем малайларны җыеп паспорт ясатырга, тегендә, монда документ тутырырга йөртә башладылар. Сопровождающий белән йөрибез, документларны кулга бирмиләр. Аларны җитәкче шәп кенә бер сумкага тутырып йөртә. Юлга кузгалдык. Төнлә теге документлар тулы сумканы кулга төшереп, качып китүчеләр дә булды.
Казахстан җиренә аяк бастык. Килер-килешкә безгә бер көн ял итәргә куштылар да, икенче көнне кулыбызга көрәк тоттырып йорт фундаменты өчен траншея казырга куштылар. Баксаң монда ни трактор, ни башка техника гына түгел, үзебезгә яшәргә торак та юк икән. Шунда без малайлар белән дәррәү кубып «мондый траншейны без лучше үзебезнең өйдә казыйбыз» дип кире Татарстанга кайтып та киттек. Кире кайткач безне башта эт итеп сүктеләр, аннан барысы да җайланды кебек. Тормышка ашмаган целинадан соң мин «Каздорстрой» трестының Әлмәттәге СУ-854 оешмасына тракторчы булып эшкә урнаштым.
Ул елларда Әлмәттә төзелеш гөрли, без инде шәһәр эчендә һәм шәһәр тирәли юллар төзибез. Күпмедер шулай эшләгәч, кичке мәктәпне тәмамлап, Куйбышевтагы төзелеш техникумына читтән торып укырга кердем. Аны уңышлы гына бетердем. Алга таба инде мине РММ начальнигы итеп билгеләп куйдылар. Әле пенсия яшем тулгач та, тагын алты еллап шушында хезмәт куйдым. Заманында төрле җиргә эшкә чакырып карадылар - китмәдем. Үз эшемне намус белән җиренә җиткереп кенә түгел, бик яратып башкардым. Әле оешмадан киткәч тә Әлмәтнең каратэ йортында ун еллап каравылчы булып эшләдем. Хезмәтемне җитәкчеләр күрә белделәр, дәүләт бүләкләре дә байтак. Шулай итеп җәмгысе 77 яшькә җитеп кенә туктадым эшләүдән. Гаилә тормышымны да матур гына кордым, тормыш иптәшем Клара белән ике кыз, бер малай үстердек. Хатыным гүр иясе булды, бүген инде мин ялгызым гомер кичерәм. Оныкларым бар, инде оныкчаларым үсеп килә. Аллага шөкер, барысы да исән-сау, матур яшиләр, – дип куана якыннары өчен хезмәт ветераны.
Шулай, пенсионерларыбыз-ның күңелләре белән картаймаулары, актив булулары сөендерә. Әлеге декада – безнең тарафтан пенсионерларыбызга хөрмәт күрсәтү һәм яшь буынга үрнәк булу өчен яхшы форсат. Шулай да олы буын вәкилләренә бу көннәрдә генә түгел, ә даими рәвештә игътибар, күңел җылысы һәм кайгыртучанлык бүләк итеп яшәсәк иде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia