Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында яңа башкарма комитет бинасы ачылды

Административ биналар төзү һәм капиталь ремонтлау программасы Татарстанда 2016 елдан Муниципаль берәмлекләр советы инициативасы һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Әлмәт районында  яңа башкарма комитет бинасы ачылды

Әлмәт районының Елховой авыл җирлегендә башкарма комитетның яңа бинасы ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова катнашты.
Административ биналар төзү һәм капиталь ремонтлау программасы Татарстанда 2016 елдан Муниципаль берәмлекләр советы инициативасы һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул гамәлдә булган чорда 96 яңа объект төзелгән һәм 267 бинага капиталь ремонт ясалган. 
Елховой башкарма комитеты бинасын ачу тантанасында чыгыш ясап, район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова авылга ярдәм иткәннәре өчен ТР Рәисенә һәм республика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
«Бүген Елховой авылы өчен якты һәм шатлыклы көн. Монда тагын бер матур бина барлыкка килде, хәзер авыл халкының үз гозерләре белән килү өчен урыны булды. Бу бинада авыл халкын борчыган мөһим мәсьәләләр хәл ителсен, ә кешеләр тыныч һәм имин тормышта яшәсен!» - диде район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса