Россия — бердәм һәм бүленмәс
30 сентябрьдә Әлмәттә төрле чаралар узды.
30 сентябрь көнне шәһәрдә һәм районда Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көненә багышланган чаралар узды
Алар «Россия-бердәм һәм бүленмәс» исеме астында үтте.
Чараларда иҗтимагый оешма вәкилләре, яшьләр, мәктәп укучыла-ры, волонтерлар, депутатлар, МХО ветераннары актив катнашты. Бу истәлекле дата уңаеннан 13 нче мәктәптә Батырлык дәресе үткәрелде. Мәктәп укучылары белән тематик очрашуда махсус хәрби операция каһарманы Александр Геннадьевич Илюхин катнашты.
Дәрес ачык әңгәмә форматында оештырылган иде. Укучылар кунакка кызыклы сораулар бирделәр, шулай ук аңардан нәсихәтләрдә алдылар. Әңгәмә җанлы һәм эчтәлекле узды, балаларда көчле тәэсир калдырды. Дәрестә Ватанны саклаучыларга ярдәм итү темасына аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы, аерым алганда, Әлмәт районы, алгы сызыкта илебез иминлеген саклаган якташларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтә, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк җыюда һәм озатуда катнаша.
Россия составына кайту: бердәмлек көче
Безгә язалар
Безнең мәктәптә мөһим тарихи датага – Донецк, Луганск Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көненә багышланган чаралар узды. Мәктәп директоры, тарих укытучысы Нәркәс Талипова 2022 елның 30 сентябрендә булган бу тарихи дата турында сөйләде. Ул вакытта Россия Федерациясе составына Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре керүе, шулай ук Россия Федерациясенең яңа субъектларын төзү турында шартнамә имзалана. 6,7 нче сыйныф укучылары өчен тәрбия буенча киңәшче Г.Р. Закирова «Россия составына кайту: бердәмлек көче» дигән мәгълүмати-патриотик сәгать оештырды. Чара барышында укучылар яңадан берләшүнең тарихи алшартлары, Донбасс һәм Новороссия халкының Россия составына кайту юлындагы каршылыкларны, бу датага бәйле вакыйгалар турында белделәр.
Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә укучылар Россия тарихы турында белемнәрен киңәйтә, шулай ук илебез өчен мөһим булган вакыйгалар турында үз фикерләрен формалаштыра алдылар.
Гөлназ Закирова
Кичүчат мәктәбе
Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia