Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Биргән вәгъдәне үтәргә кирәк

Редакциябезгә теге яки бу проблеманы чишүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр байтак.

 

Алар арасында өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз да бар. 

Авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган әлеге кешеләрнең гозерләрен без иң беренче чиратта чишәргә тырышабыз. Әле менә шушы көннәрдә генә безгә 77 яшьлек Флюра апа Әфләтунова мөрәҗәгать итте.


– Без Бигәш урамындагы 62 нче йортта яшибез. Йортыбыз каршындагы юлда җәй буе ремонт эшләре барды.Үзегез дә хәбәрдар, бу участоктагы юлларны куптарып алып, җирләр казып, олы-олы торбалар урнаштырдылар. Йортыбыз каршысына керешлек тә, чыгышлык та булмады. Шәһәр өчен зур эшләр башкарылса да, безнең өчен бик кыенга туры килде. Эшчеләр дә, техника да гел безнең капка төбеннән йөреп торды. Эчебез пошты, эшчеләр исә безне тынычландырдылар. «Кайгырмагыз, апа, без соңыннан бар җирне дә тәртипкә китереп, юлларны киредән асфальтлап, сезнең йорт каршысындагы чокырларга кара җир салып, матур итеп, тигезләп китәчәкбез», - диделәр. Без инде тормыш иптәшем белән алар әйткәннәргә ышандык. Әле эшчеләрне су белән дә тәэмин итеп тордык. Эшләр тәмамланды. Менә сентябрь башларында кайбер эшләнеп бетмәгән урыннар калдырып булса да асфальтларны да рәткә китерделәр. Тик безнең йорт каршысы турында гына оныттылар. Әлеге урын хәзер чокырлы килеш ямьсез булып утырып калды. Безгә хәзер машиналар да керә алмый, заказ белән утын да кайтартып булмый. Инде нишләргә дә белмибез, эчебез бик поша. Вакыт узгач безгә «нишләп йортыгызның каршысын тәртипкә китермисез?» дип экологлар штраф салып китмәгәйләре дип тә куркабыз әле. Безгә, өлкәннәргә, болай да бик авырга туры килә бит. Яшебез бар, җәяү йөрү кыен. Кибеткә барып азык-төлек алып кайту гына да безнең өчен зур бер проблема. 
Тагын бер проблема - почтадан квитанцияләр дә бик соң килә. Квитанцияләр соң килгәч, газга, утка алдан күп итеп түләп куярга тырышам, чөнки өзеп китүләре дә ихтимал. Алланың рәхмәте белән күршеләр бик ярдәмчел. Коммуналь хезмәтләр түләгәндә алар бик булышалар. Ипиен дә, башка кирәк-яракларын да алып кайтып бирәләр. Сөтне Кәшердән китерәләр. Элек Бишмунчадан Слесарева алып килә иде. Аның сөте, мае, каймагы белән рәхәт күрдек. Үзебезчә тырышып-тырмашып гомер кичерәбез инде менә шулай. Сулар, газлар кергән анысы. Әле менә газеталарга да язылып, алдыртып, укып торабыз. «Әлмәт таңнары»н бик яратабыз. Халык гозерләрен тыңлап, җитәкчеләр колагына ирештерүче газетаның тугры әбүнәчесе булганга күрә нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Вәгъдә биреп киткән оешма «Әлмәт таңнары» аша безнең үтенечне ишетер, хәлебезгә керер дип ышанып калабыз, - диде Флюра апа.
Әлмәтленең мөрәҗәгатен алу белән без Бигәш урамына юл тоттык. Флюра апа белән Айрат абый безне капка төбенә үк чыгып каршы алдылар. Флюра апаның әйткәннәре хак булып чыкты. Чыннан да, эшчеләр үзләреннән соң шактый гына төзекләндерелмәгән урыннар калдырганнар. Бигәш ветераннары белән очрашуыбыз Өлкәннәр көне алдыннан узганын да исәпкә алып, аларның тормышы-көнкүреше белән дә кызыксынып алдык. Хезмәт ветераны Флюра апа тумышы белән Мамадыш якларыннан булып чыкты. Әлмәткә 1966 елны килгән һәм 38 елдан артык кондитер фабрикасында эшләгән, шуннан лаеклы ялга киткән.


– Әлеге предприятие инде күптән бетерелде, шуңа күрә дә искә алучы да юк. Күршеләр сиңа социаль яклаудан 300 сум акча килергә тиештер, диләр. Менә килерме, көтәм инде. Тормыш иптәшем гомере буе «РСУ» да эшләде, аны бик карыйлар. Айрат абыегызга 86 яшь, хезмәт стажы 47 елдан артык, ул икенче төркем инвалид та әле. Ветераннар советыннан да гел шалтыратып, хәлен белешеп торалар, хөрмәтлиләр, санаторийларга юлламалар да бирәләр. Заманында Айрат белән бергә төп нигезгә йорт салып кердек. Элек хезмәт кешесенә хөрмәт иде, фатирын да, йортын да бүлеп бирәләр иде. Безнең дә андый мөмкинлек булды, тик безнең шушы төп нигездә оя корып, гомер кичерәсебез килде. Әле дә абыегыз белән бик тату, бик матур яшибез. Элек күп итеп маллар, кош-корт асрый идек, бакча карадык. Хәзер шул чорларны сагынып искә алабыз да, каян көч-куәт булды икән бездә дип үзебезгә үзебез шаклар катабыз (көлә). Кызыбыз Казанда гомер кичерә, оныкларыбыз каникуллар вакытында кайталар, булышалар, – дип таныштырды гаиләсе белән Флюра апа Әфләтунова.


Шулай, өлкән буын кешеләре һәрберебез өчен зирәклек, белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы булып тора. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы. Флюра апа белән Айрат абыйның гозерен җитәкчеләр дә ишетсен иде, өлкән буын вәкилләренең проблемасын чишеп, аларның күңелләрен тынычландырсыннар иде дигән теләктә калабыз. «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне», – ди бит татар халык мәкале дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса