Әлмәт районы Миңлебай авылы халкы тырышлыгы белән фронтка 600 маскировка челтәре озатылды
Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләп озату эше районда тулы көчкә дәвам итә.
Шәһәрдәге волонтерлык штаблары авыл җирлекләрендәге фидакарьләр белән тыгыз элемтәдә торып, бердәм булып хезмәт куялар. 2022 елда махсус хәрби операция игълан ителү белән әлеге игелекле гамәлне Миңлебай авылы активистлары башлап җибәргәннәр иде. Шушы вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр аларның бер генә көнгә дә туктап торганнары булмады. Миңлебайлылар тырышлыгы белән фронтка окоп шәмнәре, 150 пар җылы оекбаш, 600 ләп маскировка челтәре озатылды. Мәдәният йорты каршындагы штабка 20 ләп фидакарь җыела.
Аларның барысын да алгы сызыктагы егетләребезнең иминлеген кайгырту һәм Җиңүгә ышаныч берләштерә.
– Безнең арада улларын, туганнарын, якыннарын фронтка озаткан кешеләр байтак. Солдатларыбызның өс-башлары бөтен, тамаклары тук булсын дип тырышабыз. Ике арада элемтә бар, алар нәрсә сорый - без шуны җыеп, кирәк булса сатып алып, мөмкин кадәр тиз арада хәстәрләп җибәрәбез, – ди Миңлебай фидакарьләре.
Әлмәт волонтерлары исә МХО зонасындагы хәрбиләрнең гаиләләренә дә зур ярдәм күрсәтәләр. Әле сентябрь башында гына да волонтерлар 100 тартма кирәк-ярак җыеп, солдат гаиләләренең өйләренә илтеп тапшырганнар.
– Белгород һәм Курск өлкәсендә яшәүчеләргә һәм госпитальдәгеләргә дә гуманитар ярдәм туплап озатабыз. Бүгенге көндә аларга көнкүреш кирәк-яраклары, медикаментлар, кием-салым бик кирәк. Безгә кушылырга теләге булганнарны колач җәеп каршы алабыз, – ди алар әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп.
Шулай, игелекле гамәлне бердәм һәм күмәк булып башкарганда ул саллы да, бәрәкәтле дә була.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia