«Әлмәт таңнары» район газетасында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны котлады
Октябрь башында Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.
Октябрь башында Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.
Районыбызда 45 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яши һәм аларның һәрберсе бу көнне бәйрәм котлаулары кабул итте. «Әлмәт таңнары» редакциясе хезмәткәрләре дә район газе-тасында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарының хәлен белеп, аларга күчтәнәчләр тапшырып кайттылар. Өлкәннәр белән аралашып, эш дәверендәге хатирәләр белән уртаклашу үзенә күрә бер истәлекле вакыйга булды. Газетабыз үзенең өлкән буын хезмәткәрләре белән хаклы рәвештә горурлана.
Ветеран остазларыбызга күтәренке кәеф, озак елларга җитәрлек сәламәтлек, имин, бәрәкәтле тормыш теләп калабыз.
Һәр чорның үз матурлыгы,
Һәр чорның үз ямьнәре.
Еллар уза, ә күңелдә
Арта тормыш гамьнәре.
Җаннарга сары май төсле
Кояшның нурлары да.
Үзгә якын чал толымнар
Маңгайның сырлары да.
Янәшәңдә булса сине
Кадерләр якыннарың.
Мөмкинме соң сүрелдерү
Йөрәгең ялкыннарын!?
Бирешергә иртә әле,
Көзләрнең сагышына.
Яшьлек дәртен сирпеп яшик
Гомернең агышына!
Гөлчәчәк Садретдинова
Ирина Апачаева:
Редакциягә мин 1986 елны килдем. Ул вакытта ул «Хезмәт байрагы» дип атала иде, аннан соң «Әлмәт таңнары»на әйләнде, соңыннан «Знамя труда» газетасы белән берләштек. Тату булып, яхшы итеп эшләдек. Коллективым әле дә онытмый, гел искә алып, бүләкләр биреп тора, рәхмәт. Элеккеге хезмәттәшләремне, барлык ветераннарны Өлкәннәр көне белән котлыйм. Барысына да исәнлек-саулык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia