Әлмәт районы Ямаш авылы халкы Лисичанск өчен ярдәм җыйган
Балаларга ярдәм оештырылган.
Әлмәт районының Ямаш авылы халкы Лисичанск балаларына ярдәм итү өчен акча җыю оештырган. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җыелган акчага балалар подгузниклары, дымлы тастымаллар, туклану һәм коляска сатып алынды.
Гуманитар йөк ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган Лисичанск балаларына җибәрелгән.
Әлмәтлеләр Лисичанскига гуманитар йөк җибәреп кенә калмый, белгечләр белән дә ярдәм итә. Күпләр хәтерлидер, Әлмәт балалар хастаханәсе мөдире Кирилл Булатов Лисичанск балаларына медицина ярдәме күрсәтеп кайтты. Табибның гуманитар миссиясе «Ярдәм янәшә» хәрәкәте тарафыннан оеш-тырылган иде.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, Әлмәт җирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары да тор-мышка ашырыла: җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар ризык белән туклану, балалар бакчаларына бару һәм аларда туклану. «Батыр» карталары буенча балалар бушлай спорт объектларында шөгыльләнә һәм мәдәният учреждениеләренә йөри ала.
Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia