21 сентябрьдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар
Әлеге көн урман хуҗалыгында хезмәт куючыларның тырыш хезмәтен бәяләү генә түгел, урманнарны саклауның мөһимлеге турында һәрвакыт хәтердә тоту һәм урманнарның безнең тормышта нинди әһәмиятле урын алып торганын искә төшереп тору өчен сәбәп булып тора.
21 сентябрьдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар
Әлеге көн урман хуҗалыгында хезмәт куючыларның тырыш хезмәтен бәяләү генә түгел, урманнарны саклауның мөһимлеге турында һәрвакыт хәтердә тоту һәм урманнарның безнең тормышта нинди әһәмиятле урын алып торганын искә төшереп тору өчен сәбәп булып тора.
Урманнар безгә сулар өчен һава, яшәр өчен көч биреп тора, төрле бәла-казалардан саклый. Галимнәр уртача зурлыктагы бер агачның 24 сәгать дәвамында өч кешегә суларга җитәрлек кислород бүлеп чыгаруы турында әйтәләр. Ул үпкәләр өчен һәм кешенең тулаем сәламәтлеге өчен аеруча файдалы. Урманнар һаваны дымландырып һәм суларга яраклы итеп кенә калмый, алар әле атмосфера тузанын да йота. Белгечләрнең исәпләүләре буенча 1 гектар ылыслы урман елына 40 тонна чамасы тузанны, шундый ук мәйдандагы яфраклы урман исә 100 тонна чамасы тузанны тоткарлый. Хайваннар белән кошлар өчен урман туган йорт һәм туендыручы. Басуларны җилдән, бигрәк тә коры җилдән саклаучы да ул. Урман булмаса, җил, җирнең уңдырышлы катлавын очырып алып китәр һәм җирне киптерер иде. Урманнар яныннан үткәндә яки табигать кочагына чыккач, һәркайсыбыз урманнарның матурлыгына сокланабыз. Ә бит агачларны да энә очы кадәр орлыктан үстерәләр. Ә урманнарны булдыруга күпме көч түгелә?! Элегрәк авыл мәктәпләрендә укучы балалар дәррәү кубып урманга имән чикләвеге, нарат күркәсе җыярга чыгалар иде. Бу инде урман хуҗалыгына ярдәм итү йөзеннән эшләнә.
Әлмәт җирлегендәге «Кәләй урманчылыгы» һәм «Кәләй урман хуҗалыгы» учреждениеләре бүгенге көндә бу уңайдан шактый күләмле эш башкаралар. Бүгенге көндә урманчылар көзге эш сезонын ачып җибәрделәр. План буенча урман хуҗалыгына быел дистәләгән килограмм нарат күркәсе орлыгын җыеп тапшырырга кирәк, дип хәбәр итте Кәләй урманчылары. Күркә җыю октябрь аеннан башлап март аена кадәр дәвам итә.
Кәләй урманчылыгы 1937 елда төзелгән. Ул вакытта аны Шөгер леспромхозы дип йөрткәннәр. Тимер юл һәм Кәләй станциясе барлыкка килгәч, контора шунда күчкән. 90 нчы еллар башыннан леспромхоз Кәләй урман хуҗалыгы дип үзгәртелә. Ә инде 2007 елда яңа урман кодексы кабул ителгәннән соң хуҗалыктан Кәләй урманчылыгы аерылып чыга.
Кагыйдә буларак, урман хуҗалыгы питомниктан башлана. Монда урманнарны кисеп бетергәннән соң торгызу өчен утырту материалы үстерәләр. Кәләй урман хуҗалыгы питомнигында үстерелә торган төп токымнар – нарат, чыршы, карагай, имән. Үсентеләрне үстерү процессы үзе бик кызыклы. Мәсәлән, имән үстерү өчен, чикләвекләрне кыш көне җиргә чәчәләр, һәм яз көне чикләвектән үсентеләр барлыкка килә. Ә нарат орлыкларын карга салалар, һәм алар анда, суыткычтагы кебек, үз сәгатен көтәләр. Яз көне бу орлыкларны җиргә утырталар. Нарат берничә ел питомникта үсә, ә аннары аны урман кишәрлегенә күчереп утырталар.
– 3-5 ел дәвамында без бу культуралар үссен өчен аларны бик яхшылап тәрбиялибез, аннары, 5 елдан соң, урман мәйданына күчерәбез, урманнар менә шулай барлыкка килә, – дип аңлатты белгечләр.
Беренче карашка урман хуҗалыгында эшләр җайга салынган кебек тоелса да, биредә проблемалар да юк түгел икән. Югары квалификацияле белгечләр җитмәве шуларның иң мөһиме булып тора. Бу уңайдан чыгарылыш сыйныфлары укучылары белән актив эш алып барылса да, тиешле нәтиҗәләргә ирешелмәгәнлеге ачыкланды. Уку йортлары Лубяны бистәсендә һәм Казанда – күпләр өчен бу ерак ара дип кабул ителә. Шуңа күрә дә урман хуҗалыклары мәктәп укучылары белән башлангыч сыйныфтан ук тыгыз элемтәдә эш алып баруга күбрәк өстенлек бирәләр икән. Һәм бу чыннан да бик отышлы алым. Урман хуҗалыгында хезмәт куючыларга бу эшләрендә уңышлар гына теләп каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia