Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Авыл өчен янып яшиләр

Шушы көннәрдә без Аппак авыл җирлегендә кунакта булып кайттык

 

Авыллар буйлап сәяхәт итүебезне дәвам итәбез.

Районыбызда яшәүче тырыш, булдыклы, эчкерсез кешеләр белән очрашып, аларның тормышы-көнкүреше белән танышу күңелгә рәхәтлек бирә. Аппак, Илтән-Бута, Владимировка, Рождественка авылларын берләштергән бу торак пунктның халкы гына түгел, тарихы да үзенчәлекле.

Борынгы риваятьләргә нигезләнеп, авылга исемне бай татар сәүдәгәрләре биргәнлеге мәгълүм. Авыл язгы чорда хуш исле ап-ак шомырт чәчәгенә күмелгәнгә «Аппак» дип йөртелә башлаган дип сөйлиләр. Биредә Аппак исемле коры, усал холыклы милләте татар булган атаман да яшәгән, авылга нәкъ менә аның исемен биргәннәр диючеләр дә бар. Авыл 1704 елдан билгеле, Нок-рат якларыннан күченеп килгән Калугиннар, Куковякиннар, Ветлугиннар гаиләләре аңа нигез салган диләр. Торак пункт гомер-гомергә үзенең тегермәннәре белән дә дан тоткан. Авыл халкы юкә агачын эшкәртеп, чана, чиләк ясаган, бау ишкән, мал асраган, иген иккән. Районыбызның данлыклы «Восход» колхозын һәм аның рәисе Александр Парамоновны авыл халкы бүген дә хөрмәт белән искә ала әле. 

Илтән-Бута авылының да үз тарихы, үз шәхесләре бар. Торак пунктка Илтән исемле чуаш кешесе һәм Соловьев, Фролов гаиләләре нигез салган диләр. Әлеге авыл үзенең саф сулы чишмәләре белән, уңган колхозчылары, зыялы кешеләре белән дә билгеле.

12 ел дәвамында Аппак авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куючы Валентина Горбунова үзе дә шушы Илтән-Бута авылында туып үскән. Ул тарихи шәхес – шушы авылда гомер кичергән данлыклы атаман, юлбасар хатын-кыз Гаярь Җәнәй нәселенең вәкиле. Гаярь ханым авылдашларына ярдәм иткән, заманча әйтсәк, ул чын хәйрияче, меценат булган. Аның ирен рус-төрек сугышына алганнар, башка ир-атлар урман эшләренә киткән. Шулай итеп авылда хәерчелек, бушлык кына торып кала. Шулчак Гаярь Җәнәй дилбегәне үз кулына ала – юлбасарлар төркеме оештырып, бай сәүдәгәрләрне талап йөри башлый. Тапкан бар малны авыл халкына, мохтаҗларга өләшә. Ул хәтта авылны да күпкә уңайлырак урынга күчерә, бөтен Оренбург трактын өркетеп тора. Шулай да юлбасар ханым еллар дәвамында әлеге шөгыленең дөрес булмаганын аңлап, тәүбәгә килә. Гаярь Җәнәй турындагы бәетләр халык арасында киң таралган. Күпләр белә дә торгандыр әле, нефтьчеләрнең тырышлыгы белән аның этник образын «Кадим Әлмәт» ансамбле коллективы бүгенге тормышта җанландырып, халыкка чы-гарды. 

– Мин аны Янай карчык дип беләм. Исемен аңа шулай ут кебек янып торганга кушканнар. Безнең йортның нигезе ул яшәгән урында иде. Әтиебез мәрхүм булыр алдыннан мине үз янына чакырып алды һәм бу нигезне ташлап китмәскә әмер бирде. Шуңа күрә дә без үзебезнең йортны шушында салдык. Аннан соң тагын бер истәлек – Янай карчык беркайчан да җәяү йөрмәгән, ул һәрвакыт кара айгыр җигеп йөри торган булган, шуңа күрә дә аны «айгыр Янай» дип йорткәннәр, - диде Валентина Николаевна данлыклы әбисе турында. Әйтергә кирәк, авыл җирлеге башлыгы бүген үзе дә кара айгыр җикмәсә дә, «тимер ат»та яхшы гына җилдертә. Бу аңлашыла да, чөнки дүрт авылны бер итеп карап, биредә гомер кичерүчеләрнең тормышын-көнкүрешен кайгыртып тору шактый вакытны, көчне ала.

– Аппак авыл җирлегендә бүгенге көндә 680 ләп кеше гомер кичерә. «Аппак» җәмгыяте, фермер хуҗалыклары матур гына эшли.  Аллага шөкер, тырышкан бушка китми. Авылларны төзекләндерү өчен бар мөмкинлекләрне эшкә җигәбез. Төрле программаларда, проектларда катнашабыз. Нәтиҗәләре дә куандыра. Грант отып, тракторлы булдык, үзара салым акчаларына юлларны төзекләндерәбез, әле менә үлән чапкыч алырга дип өметләнеп йөрибез. Нефтьчеләр, депутатлар бик нык булыша. Тарихи «Попов ключ» дигән изге чишмәбезне төзекләндерү үзенә күрә аерым игътибарга лаек. Бу уңайдан Сергей Евгениевич Катковка чиксез рәхмәтлебез. Аппак фидакарьләре - Сергей Зуев, Ветлугиннар, Запариновлар гаиләләре, Андрей Абакумов һәм башкалар бик нык булышалар, рәхмәт барысына да. Авыллар төзекләнә, үсә бара, Илтән Бутада бүген 360лап кеше яши, биредә 50 кешелек мәдәният йорты, ФАП эшли. Бик матур балалар мәйданчыгыбыз бар. Үзара салым акчаларына һәйкәл дә төзедек. Тарихи проектларда катнашып, туризмны үстерүне күздә тотабыз, - дип өстәде Аппак авыл җирлеге башлыгы.

Шулай, авыл халкы бердәм булып, үзара тырышып, ярдәмләшеп эшләгәндә, торак пунктларның киләчәге дә өметле. Аппак һәм Илтән- Бута авыллары фидакарьләре бүген МХО дагы якташларына гуманитар ярдәм җыюда да зур эш алып баралар. Аппак мәктәбендәге музей бүлмәсендә алар маскировка челтәрләре үрәләр, алгы сызыктагы солдатларны кием-салым, урын-җир, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торалар.

– Биредә барлыгы 15 ләп кеше эшлибез. Ел башыннан 130 маскировка челтәре үрдек. Эшләребезне район җитәкчелеге, ветераннар советы даими бәяләп тора. Безнең өчен иң кадерле бүләкләрнең берсе – хәрби частьтән килгән Рәхмәт хаты һәм «Фронтка ярдәм өчен» медале. Безне Донецк, Луганск хәрбиләренә ярдәм күрсәткән өчен шулай хөрмәтләделәр, - ди Аппак волонтерлар төркеме җитәкчесе Зөлфия Гыйльметдинова.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, МХО башлангач, Илтән-Бута фидакарьләре мәдәният йорты каршында маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре ясауга керешәләр. Әлеге эшне оештырып йөрүдә Римма Дмитриева активлык күрсәтә. Алга таба инде Илтән-Бута фидакарьләре Аппак волонтерлары белән берләшеп эшли башлыйлар. Бүгенге көндә авылда гуманитар йөкне җыюда Сергей Егоров зур тырышлык күрсәтә. Бу уңайдан ул социаль челтәрдә махсус төркем дә булдырган.

Аппак авыл җирлегендә гомер кичерүче, нәсел тарихын, дини йолаларны, гореф-гадәтләрне кадерләп саклаучы уңган-булган кешеләрнең барысына да исәнлек-саулык, имин, бәрәкәтле тормыш теләп каласы килә. Кылган игелекле гамәлләрегез дәвамлы булсын.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса