Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы башлыгы итеп сайланды

59 депутат яшерен тавыш бирү тәртибендә җитәкчелекне сайлады.

Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы башлыгы итеп сайланды

59 депутат яшерен тавыш бирү тәртибендә җитәкчелекне сайлады.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы итеп Гүзәл Хәбетдинова билгеләнде. Аны Әлмәт муниципаль районы Советының V чакырылыш беренче оештыру сессиясендә депутатлар сайлады. 
59 депутат яшерен тавыш бирү тәртибендә шәһәр җитәкчелеген сайлады. Хисап комиссиясе нәтиҗәләре буенча, 59 бюллетеньнең 58ендә Гүзәл Мөдәрис кызы кандидатурасы «за» дип билгеләнгән, 1 бюллетень дөрес түгел. Районның яңа башлыгы шәһәр халкына һәм хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде, рәсми ант бирде һәм вазифаларын башкарырга кереште.
Утырышта ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, район Советы депутатлары, мактаулы гражданнар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса