Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт шәһәре башлыгы итеп сайланды

Әлмәттә V чакырылыш шәһәр советының беренче сессиясе узды.

Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт шәһәре башлыгы итеп сайланды


 Әлмәттә V чакырылыш шәһәр советының беренче сессиясе узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә шәһәр башлыгын сайлау булды. Депутатлар каравына Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасы тәкъдим ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин Гүзәл Мөдәрис кызы кандидатурасының Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплануын билгеләп үтте. Ул үз эшчәнлеге чорында Гүзәл Хәбетдинованың муниципалитет алдында торган актуаль бурычларны тирәнтен аңлавын, шулай ук үзен оста хезмәткәр, максатчан, җаваплы һәм инициативалы җитәкче буларак күрсәтүен ассызыклады.

"Сайлау кампаниясе әлмәтлеләрнең гамәлдәге хакимияткә ярдәм итүләрен, аңа ышануларын күрсәтте, - дип ассызыклады парламент җитәкчесе. - Гүзәл Мөдәрисовна үзенең эшкә сәләтлелеген, кешеләр белән уртак тел таба белүен күрсәтте, аның кандидатурасын нефтьчеләр дә хуплады. Ул әлмәтлеләрнең генә түгел, тулаем республикада да тәҗрибә, абруй, хөрмәт һәм ихтирам туплый. Кешеләрнең ышанычы турында Гүзәл Хәбетдинованың узган сайлауларда үз нәтиҗәсе дә сөйли – ул шәһәрдә иң югары нәтиҗә-70,22% булган 6 нчы бер мандатлы округ буенча шәһәр Советы депутаты итеп сайланды».

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча шәһәр Советы депутатлары Гүзәл Хәбетдинованы Әлмәт шәһәре башлыгы итеп сайладылар. Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң ул күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде, ант бирде һәм рәсми рәвештә вазифасына кереште.

Утырыш барышында шулай ук район Советына вәкил сайлау, шәһәр башлыгы урынбасарын даими булмаган нигездә билгеләү һәм башка оештыру мәсьәләләре каралды. Сессия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса