Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә идарәче компания директорына 50 мең сум штраф салынды

Идәраче компания директоры хокук бозулар өчен җавап бирәчәк.

Әлмәттә идарәче компания директорына 50 мең сум штраф салынды

«ЖЭУ-7» идарәче компаниясе директоры йортларны начар карап тоткан өчен ике күзәтчелек органыннан штрафлар алды. 

Тикшерү Герцен урамындагы 88 нче йортта яшәүчеләрнең шикаятеннән соң башланды. Инспекторлар 10нан артык хокук бозу очрагын тапкан: фатирларда кара күгәрек, керү ишекләре начар ябыла, мүк белән капланган түшәм, подъездларда коела торган штукатурка.

Икенче тикшерү шәһәрнең берничә йортында: 8 Март, Тельман, Совет, Җәлил, Лермонтов һәм Шевченко урамнарында узды. Бөтен җирдә гомумйорт милкен тоту белән проблемалар табылды. Мәсәлән, Совет урамындагы 125 нче йортта яшәүчеләрне электр сүндерелү турында кисәтмиләр.

Барлык хокук бозулар өчен идарәче компания директорына 50 мең сум штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса