Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ноябрь аенда Татарстанда кыскартылган ике эш көне булачак

Ноябрьдә 18 көн эшләячәкбез.

Ноябрь аенда Татарстанда кыскартылган ике эш көне булачак. Бу республикада федераль дәрәҗәдә Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтүгә бәйле.

Көзнең соңгы аенда кыскартылган беренче эш көне 1 ноябрьдә була. Бу көнне Татарстан халкы эшләячәк, чөнки ял көне 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә күчерелә. Әмма бу эш көне бәйрәм булган 4 ноябрь алды булгач, эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Кыскартылган икенче эш көне чәршәмбе, 5 ноябрьдә була. Бу да бәйрәм булган 6 ноябрь алды. Шулай ук эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Ноябрь аенда Татарстан халкы барлыгы 18 көн эшләячәк һәм 12 көн ял итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса