Әлмәт районы авылларында телерадиотапшырулар объектларында ремонт эшләре башкарылачак
Телерадиотапшырулар программаларын бу вакытта карап, тыңлап булмаячак.
Әлмәт районы авылларында телерадиотапшырулар объектларында ремонт эшләре башкарылачак
«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2025 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә филиал объектларында, радиотапшырулар, телерадиотапшырулар («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир форматындагы программаларны тапшыруны туктатып, профилактик эшләр башкарылачак. «ТНВ - Татарстан»; «Россия радиосы + Татарстан радиосы»; «Вести ФМ», «Маяк» радиосы; РТРС-1; РТРС-2 телерадиотапшыруларын карау мөмкин булмаячак.
Телерадиотапшырулар программалары Кузайкино авылында 2025 елның 7 октябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, Миңлебай авылында (РТПС) 20 октябрьдә 1.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр вакытлыча туктатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia