Сайлау көнендә Әлмәттә җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак
Тавыш бирүчеләрнең беләзекләре күп ташламалар бирәчәк.
Сайлау көнендә Әлмәттә җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак
14 сентябрьдә Әлмәттә бердәм тавыш бирү көне узачак. Һәрбер сайлаучы махсус беләзек алачак, аның буенча рестораннарда, спорт комплексларында, кибетләрдә, күңел ачу үзәкләрендә, прокат сервисларында һәм шәһәрнең башка оешмаларында ташламалардан һәм тәкъдимнәрдән файдаланырга мөмкин. Шулай ук, традиция буенча, көн буе җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак. Шул ук тавыш бирүчеләрнең беләзекләре шәһәр паркындагы бәйрәмгә билет булачак. 16.00 сәгатьтән башлап сайлаучыларны мастер-класслар һәм интерактивлар, шәһәр һәм район коллективлары, «Вегас» төркеме, «JUST BRASS» тынлы бандасы чыгышлары һәм республиканың атказанган артисты Әнвәр Нургалиев чыгышы көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia