Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Югары Мактама авылында гомер кичерүче Җәдит Зәйдуллинның тормышының максаты – игелек кылу

Авыл җирлекләре буйлап сәяхәт кылганда районда яшәүче халыкның ни дәрәҗәдә тырыш, уңган, зыялы, фидакарь булуына ирексездән таң каласың

 

Югары Мактама авылында гомер кичерүче 83 яшьлек Җәдит абый Зәйдуллин үзе генә дә ни тора. Әлеге аксакал 2022 елда махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрүдә үзеннән зур өлеш кертеп килә. Бакчасында җиләк-җимеш, алма өлгерү белән дә түзмәгән – район волонтерлары аша якташларыбызга чираттагы ярдәмен хәстәрләп озаткан.

Югары Мактамада Җәдит абыйны белмәгән кеше юк, авыл халкы аны бик хөрмәт итә. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булганы өчен дә яраталар аны авылдашлары. Әлеге шәхес белән күптән күрешергә теләк бар иде инде, ниһаять, сәбәбе дә табылды. Җәдит абый безне капка төбеннән үк елмаеп каршы алды, биек баскыч буйлап җитез генә атлап менеп, әкиятләрдә генә була торган җимеш бакчасына алып та керде. Биредәге гүзәллеккә таң калып күзәтеп чыкканнан соң, бакча хуҗасы белән алмагач төбендәге утыргычка утырып әңгәмә кордык. Ул үзе тумышы белән Лениногорск районыннан икән. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган, «ТатАСУ»да хезмәт куйган. Гади программисттан җитәкче булып күтәрелгән шәхес.

– Егерме елдан артык пенсиядә инде мин. Әлеге йортны тормыш иптәшем Вилюза белән 1999 елда сатып алдык һәм шушында килеп төпләндек. Аның бакчасын бик эшлекле һәм бик зыялы кеше булдырган. Ул утырткан агачлар менә шушындый мул уңыш бирә хәзер. Утыз ел гомер эчендә аларның күбесе картайды, әлбәттә, хәзер аларны кисеп, яңартып торам. Тормыш иптәшем өч ел элек гүр иясе булды, шуңа күрә дә хәзер бар эш минем өстә. Балалар, оныклар кайтып, ярдәм итеп торалар анысы. Бакчаны карап тору миңа җан тынычлыгы, үзенә күрә рәхәтлек бирә. Бернинди курорт, санаторий кирәк түгел. Утыз сутый җирдә илле төп алмагач, җиде төп груша, ежевика, кура җиләге, слива, сырганак, карлыган, чия үсә, калганнарын әйтеп тормыйм инде, бик күп (көлә). Әле мин розалар, гөлләр үстерергә дә яратам. Теплицада кыяр, помидор, борыч – бар да мул уңыш бирә. Мин авыл малае бит, шуңа да эштән курыкмыйм. Үзенә күрә бер физкультура да бит ул. Аннан соң яшьтән ачлык, нужа күреп үскән буын бит әле без – бар нәрсәгә дә саклык белән карарга өйрәнгән. МХО башланганнан бирле егетләргә кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам. Кышкы чорда газ плитәсе, баллон, җылыту комплектлары хәстәрләп җибәрдем, шәһәргә алып барып та әйберләр тапшырдым. Берсендә ике ковер, урын-җир җыелмасы, мендәрләр юлладым. Шуның эченә хат та язып салдым. Күршем дә МХОда илебез иминлеген саклый бит, бакчамда җиләк-җимеш өлгерү белән, аларны куандырырга ашыгам. Быел бит җиләк-җимеш күп булды. Шуңа да алгы сызыктагы якташларыбызга ярдәм итү теләге белән башкарма комитетка мөрәҗәгать иттем. Анда миңа штаб волонтерларының телефоннарын бирделәр. Хәзер инде Анастасия белән гел элемтәдә торабыз. Волонтерлар килеп минем җәйге кухняда чия, карлыган компотлары, кайнатмалар ясап алып киттеләр. Августта алмалар өлгергәч, аларны кабат чакырасы иттем. Алар алмаларны җирдән җыя башлаганнар иде – туктаттым. «Ара ерак, җиргә төшкән алма тиз чери ул, агачтан җыегыз», – дидем. Менә шулай, алмаларны тартмаларга җыеп, өч җиңел машинага тутырып алып киттеләр. Соңыннан үзләре кабат килеп минем бакчаны җыештырып, чистартып та киттеләр, рәхмәт аларга. Җиләк-җимешне балалар бакчасына, мәктәпләргә, балалар йортына да илтәм, – диде Югары Мактама фидакаре.

Җәдит абый эшчән генә түгел, кызыксынучан кеше дә булып чыкты.

– Мин кечкенәдән үк күк йөзендәге йолдызларны күзәтергә яраттым. Кояш тотылуларны хәзер дә телескобымнан карыйм. Бәләкәй чакта телескопны күзлек пыяласыннан да ясадым әле. Табигатьнең һәр мизгеле, һәр күренеше минем өчен бер могҗиза бит. Мин әлеге күренешләрне математик яктан карап бәялим. Иң беренче чиратта – симметрия. Шаккатмалы бит. Кеше язмышы үзе бер серле могҗиза икән дим хәзер. Тормыш мине сабырлыкка өйрәтте. Гомер буе каядыр ашыгабыз, ашкынабыз бит. Булганына шөкер итеп, ничек бар шулай кабул итәргә кирәк икән ул. Аны гомер узгач бик яхшы аңлыйсың икән. Гади генә әйбердән дә куаныч табарга тырышырга кирәк. МХОга киткән солдатлардан рәхмәт ишетү генә дә миңа яшәргә, игелек кылырга көч бирә, яшәүнең мәгънәсен арттыра. Аллага шөкер, алмаларым хәрбиләргә барып җиткән. Анастасия миңа видео җибәрде. Җиңү килер дигән өмет белән яшибез бит барыбыз да, – диде Җәдит абый Зәйдуллин, елмаеп.

Югары Мактама фидакаре кебек күтәренке рухлы кешеләр булганда, һичшиксез, Җиңү безнең якта булачак. Алга таба да шулай ярдәм кулы сузарга әзер булып, имин, матур тормышта гомер кичерергә язсын сиңа, Җәдит абый.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса