Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Без оештырмасак, кем оештырсын?

Безнең халык бит ул әйтсә, яхшы итеп әйтә. Халыкта «Урман артындагыны күрә – борын астындагыны күрми» дигән мәкаль бар

 

Гомумән, каядыр барып гаҗәпкә калып, кешеләрнекенә кызыгып, шаклар катып авыз ачып карап йөрергә яратабыз. Күрше тавыгы күркә булып күренә. Ә бит үзебездә дә тарихи вакыйгаларны чагылдырган истәлекле урыннар, җанга ял бирә торган табигый матурлык аз түгел. Кил, кара, ял ит.

Марс әфәнде Хаҗиев күптән үзебезнең төбәктә «Авыл туризмы»н үстереп, ял итүнең заманча төре булган глэмпинглар оештыру турында зур планнар белән йөри. Аның идеясен күтәреп алып тормышка ашыру өчен безнең төбәкнең бөтен мөмкинлекләре бар.

Нәрсә соң ул глэмпинг? Глэмпинг – ул барлык уңайлыклары булган палаткалы, кайвакыт алар урынына агач йортлар булган кемпингның заманча төре. Инглиз теленнән «гламурлы лагерь» дигәнне аңлата

Глэмпингның үзенчәлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

Әзер инфраструктура. Палатка урнаштырырга, учакта ризык әзерләргә яки су чыганагын эзләргә кирәкми.

Кунакханә белән чагыштырырлык уңайлыклар. Ортопедик матраслар белән караватлар, электр, еш кына һава яки җылыту кондиционеры һәм кайвакыт хәтта wi-fi булу.

Территориядә гадәттә кафе, шашлык өчен зона һәм төрле күңел ачулар була.

Соңгы вакытта күрше-тирә республикаларда, Татарстанның кайбер районнарында «Авыл туризмы» дигән сүз шактый еш ишетелә башлады. Күпләр Башкортстанда «Бабай утары»нда да булырга өлгерде.

Районда «Авыл туризмы»н җәелдереп, глэмпинглар оештыру авыл җирлекләренең икътисади базасын алга таба үстерер, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуны, авылларда яшәүчеләрнең телен, мәдәниятен, үзенчәлекләрен саклап калыр, авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше планнарын тулыландырыр иде.

Хәзерге вакытта Әлмәт районы территориясендә тарихи, мәдәни билгеләнештәге объектлар, географик кыйммәтләргә ия булган табигать һәйкәлләре бар. Кәләй упкыны (1939 елның августында тракторчы Пиянзин төшеп югалган), Иске Михайловка буалары, Новоникольск янындагы Бәрәкәтле Алан поселогы, Бөек Ватан сугышы елларында язучылар Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир эвакуацияләнгән Салкын Алан авылы, шунда ук балалар йорты эшләгән, 1920 елларда сәнәкчеләр хәрәкәте булган Бута, Ерсубайкино, Яңа Елань авыллары тарихи яктан да, табигате белән дә күпләрдә кызыксыну уятырлык. 1890 елларда патша хакимияте вәкилләренә каршы фетнә оештырган һәм «бунт чыгаручыларны» буйсындыру өчен Самарадан солдатлар ротасы килү һәм кыш буе авылда «обжор командасы» булган, чөнки халык бу гаскәрне тулысынча тәэмин итәргә тиеш була, Сөләй дә бу җәһәттән игътибарга лаек.

Елховой һәм Түбән Абдул авыллары 20 нче гасыр башында иҗтимагый эшчәнлек үзәкләре була. Якшәмбе базары, 10 га якын сәүдә кибете эшли, вак һөнәрчелек производствосы үсеш ала. Хәзерге вакытта туган якны өйрәнү музее эшли. Миңлебай, Кичүчат авыллары мөселман рухи тәрбия үзәкләре булган. Кичүчат авылында атаклы дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин туа. Бишмунча һәм Габдрахман авылларыннан чыккан кешеләр 1920 елларда республика Хөкүмәтенең, Татарстанда нефть җитештерүнең, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең зур җитәкчеләре, оештыручылары булалар. Тайсуган авылы мәчетендә Казан губернасы, Ырынбур өлкәсе һәм Башкортстан шәкертләре укыган. Анда азатлык хәрәкәте лидеры Батырша яшәгән һәм укыган. 1949 елда Яңа Кәшердә колхозларның иҗтимагый һәм җитештерү эшчәнлеге үзәге булган машина-трактор станциясе (МТС) төзелә. 1930 елдан 1959 елга кадәр Рус Акташы һәм Ерак Ямаш авыллары район үзәкләре була. 1959 елда алар Әлмәт районы составына керәләр. Новотроицк авылында 1994 елга кадәр Первомайский спирт заводы эшләгән, 1997 елга кадәр анда «Первомайский» совхозының үзәк утары булган. Чуваш Сиренькиносы, Васильевка, Тихоновка, Яңа Суркин, Иске Суркин, Клементейкино авылларында телне, гореф-гадәтләрне саклаучы милли-мәдәни үзәкләр булдырылган. Санап китсәң, районда халыкны җәлеп итәрлек урыннар бик күп.

  • Болар барысы да районда эчке, авыл туризмын үстерү нигезенә салынырга мөмкин. Районның туристлык-экскурсия эшчәнлеген координацияләү өчен Әлмәттә даими эшләүче туристлык-мәгълүмат үзәге (ТИЦ) төзергә кирәк, ди Марс әфәнде Хаҗиев.

ТИЦ шәхси эшмәкәрләрнең, авыл кооперативларының агробизнесны, агротуризмны үстерүнең Россия һәм республика программаларында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның һәм аерым эшмәкәрләрнең (грантлар) катнашуын оештырырга мөмкин.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса