Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Инвалидларга, балалы кешеләргә, өлкәннәргә транспорт эчендә урын бирү законда каралганмы?

Редакциябезгә төрле эчтәлектәге хатлар килеп тора, теге яки бу мәсьәләне чишүдә ярдәм сорап шалтыратучылар да байтак.

Урын бирегез

Редакциябезгә төрле эчтәлектәге хатлар килеп тора, теге яки бу мәсьәләне чишүдә ярдәм сорап шалтыратучылар да байтак. Шушы көннәрдә транспорт белән бәйле мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге гозер троллейбус һәм автобусларда өлкәннәргә, инвалидларга, булачак әниләргә һәм балалы аналарга урын бирү белән бәйле.

– Автобуста яки троллейбуста тукталышларны игълан иткәндә элек инвалидларга, өлкәннәргә урын бирегез дип тә өстәп куялар иде. Хәзер юк, ни өчен шулай икән? Яшь буынга болай да тәрбия җитми. Аларга транспортта өлкән кешеләргә урын бирергә кирәк дип мәктәптә дә аңлатмыйлардыр дип уйлыйм. Аннан тагын бер сорау. Хәзер безнең Әлмәт урамнары буйлап кечкенә автобуслар хәрәкәт итә. Шофер үзенең янәшәсендәге урынга беркемне дә утыртмый. Баштарак анда кондукторлар утырып йөри иде, хәзер алар юк. «Бу сезнең урын түгел, бу урын инвалидлар һәм өлкәннәр өчен», дип аңлата транспорт йөртүче. Ә бит анда моны дәлилли торган бернинди дә билге юк иде. Шул турыда аңлатма биреп узсагыз, бик рәхмәтле булыр идем, – дигән үтенечен юллады шәһәрдә яшәүче Фәйрүзә ханым.

Бу уңайдан без иң беренче чиратта юристларга мөрәҗәгать иттек. Алар түбәндәге аңлатманы бирделәр.

– Даими рәвештә пассажирлар йөртә торган җәмәгать транспорты чарасы эчендә балалы пассажирлар һәм инвалидлар өчен урын күрсәткечләре махсус тамга белән билгеләнгән булырга тиеш. Ә менә әлеге урыннарга чыннан да шушы категория кешеләр утырганмы-юкмы икәнен автобус яки троллейбус йөртүче тикшерә алмый. Инвалидларга, балалы кешеләргә, өлкәннәргә транспорт эчендә урын бирү турында законда да каралмаган. Бу инде бары тик кешенең тәрбиясеннән тора һәм этика белән бәйле. Утырган җирдән торып урын бирмәү административ хокук бозу түгел. Салонда тукталышларны әйтеп барганда инвалидларга, өлкәннәргә урын бирү дигәнне өстәүне пассажирлар ташучы транспорт предприятиесе үзе хәл итә. Әгәр дә инде инвалидка яки алдан әйтеп узган категория кешеләргә урын бирмиләр, алай гына да түгел, каты сүзләр әйтеп сүгенә, кул да күтәрә башлыйлар икән, 102 номерына шалтыратып, полициягә хәбәр итәргә кирәк. Конфликтны фотога, видеога төшерү дәлил булып тора.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса