Татарстаныбызны хаҗда да беләләр
Хаҗга барган әлмәтле Хәлбәрия Насртдинова үзенең тәэсирләре белән уртаклаша.
Кайда булсам да, үз илем өчен горурланып йөрим.
Аллаһының рәхмәте белән ике мәртәбә хаҗ гамәле кылырга насыйп булды. 2015 елны (тулы хаҗ) Дубайга барып төшкәч мине (2 нче төркем инвалид булгач) коляскага утыртып алып киттеләр. Этеп бара торган ир кеше «грооп?» диеп сорау биреп аптыратты. Соңыннан үзебезнең төркем җитәкчесе Габделбасыйр хәзрәттән сорагач, группаң нинди дип соравы булгандыр, дип аңлатты. Ул вакытта, билгеле, мин игътибарсыз үткәреп җибәрдем. Кайткач, күп еллар матбугаттагы мәгълүматларны укып, тыңлап, күңелемдә бер генә фикер туды. Безнең Татарстан җитәкчеләре бөтен дөньяда танылган, мәртәбәле, дәрәҗәле җитәкчеләр.
Гомрә хаҗына барганда мин инде ныклы фикер белән бардым. Хаҗда кайбер ил хаҗиларның киемнәренә илләренең исемнәре язылган була. Безнеке язылмагач, бездән сорыйлар. Мондый вакытта мин горурланып «Татарстан!» дип әйтәм. «Казахстан?» дип кайтарып сораган чаклары да булды. Башымны селкеп, юк икәнен аңлатам, Шәймиев, Миңнеханов димен. Сораучыларның йөзләре яктырып китә, елмаеп җибәрәләр.
Безнең Татарстаныбызны да, аның җитәкчеләрен дә бөтен дөнья белә. Шуңа да мин чиксез горурлык хисләре кичереп яшим.
Хәлбәрия әбиегез Насртдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia