Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтнең матурлыгы Казаннардан күренә

Биредәге уңайлыклар мәркәзебез Казанның «Черек күл» паркында да юк!

 

Мин үзем 1952 елның 10 маенда Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Балачак елларым шушы авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганчы сизелмичә дә үтеп китте. Без гаиләдә өч бала, өчебез дә малайлар идек. Уртанчы бала булгангадыр инде, йорт эшләрендә әти-әнигә булышу күбрәк минем җилкәгә төште.

Ул вакытта авыл бик зур иде. Мәктәпне без ике параллель класс – 60 тан артык укучы тәмамладык. Авылда бик күп кеше нефтьче булып эшләгәнгә күрәдер, мине әти Лениногорск нефть техникумына җибәрде. Ул вакытта диплом алган яшь белгечләрне төрле якларга юллыйлар иде. «Бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлагач, минем сайлау мөмкинлегем зур булды. Шуңа да карамастан, мин туган якта калырга хәл иттем.

Нефть тармагындагы эшчәнлекне АРНУда электромонтер буларак башладым. Армия сафларына алынганчы 2 ел шушы идарәдә эшләп хезмәт чыныгуы алдым. Эштән соң кичке уку формасында нефть һәм газ институтының 2 курсын тәмамларга өлгергән идем инде.

Шулай итеп, минем тормыш юлым гомерлеккә нефтьчеләр шәһәре Әлмәт белән бәйләнде. Кайсы структурада гына эшләсәм дә, мин шәһәремне яраттым һәм лаеклы ялга чыкканчы намус белән хезмәт куйдым. Бүгенге җитәкче Наил Өлфәт улы Маганов белән дә шактый вакыт бергә эшләргә туры килде. Яшь кенә булуына карамастан, ул цех җитәкчеләре арасында зур абруйга ия булды. Кешелеклелек, кайгыртучанлык ул вакытта ук аңа хас сыйфатлар булып ярылып ята иде. Эшчәнлек алып барган территориядә урнашкан авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә ул һәрвакыт ярдәм итеп торды. Барлык өлкәләрне тирәнтен белүче җитәкче буларак, шәһәр өчен дә искиткеч зур эшләр башкара.

Соңгы елларда Әлмәт бик зур үзгәрешләр кичерде. Нефтьчеләр каласы елдан-ел матурлана, анда яшәүчеләр өчен булдырылган уңайлыкларны горурланып күзәтәбез, чын күңелдән сөенәбез.

Лаеклы ялга чыкканнан соң, без кызлар, оныклар янына Казанга күчтек. Ләкин туган якта, Әлмәттә бик еш кунак булабыз. Бик якын, хезмәттәшләр, дуслар, туганнар биредә.

Аеруча чит шәһәрдән кайтып төшкәндә күзгә ташлана Әлмәтнең хозурлыгы. Кунакка барырга әзерләнгән купшы кыз кебек шәһәр, нефтьчеләрнең башкаласы икәнлеге күренеп тора. Үзем шәхсән яратып йөргән «Саулык» паркын гына алыйк.

Шәһәр күле турында да әйтмичә кала алмыйм. Егерме еллар элек, нефтьчеләрнең ул вакыттагы җитәкчесе Тәхаветдинов Шәфәгать Фахразый улы күлне тәртипкә китерү эшен башлап җибәрде. Аның төбендәге ләмне, йөзләгән машиналар икешәр смена эшләп, тиз арада чистартып, сулыкны кешеләр ял итәрлек хәлгә җиткерделәр. Әлеге еллар эчендә шәһәр күле Татарстандагы иң уңайлы, заманча ял итү һәм күңел ачу үзәгенә, әлмәтлеләрнең һәм шәһәр кунакларының яраткан урынына әверелде. Бу эшне дә, башка бик күп проектлар белән беррәттән, нефтьчеләр көче белән башкарып чыктылар. Беренче һәм икенче микрорайоннар аша ага торган инеш тә танымаслык хәзер. Сусаклагыч Россиядә бер ял итү үзәгенә әверелеп бара. Тикмәгә генә казанлылар Әлмәтне «кече Швейцария» дип атамыйлар.

Бәйрәмнәр турында да әйтеп үтмичә мөмкин түгел. Иң масштаблы чараларның берсе – нефтьчеләр көненең шәһәр эчендә уздырылуы. «Юбилейный» Спорт сарае каршында оештырылган һөнәри осталык бәйгесе нефтьчеләргә карата хөрмәт һәм игътибарымны арттыра дип саныйм. Ул корылмаларны күргәч тә, җир куеныннан кара алтын алу өчен нинди зур технологик процесслар алып барылганлыгын аңлыйсың.

Матур үзгәрешләр шәһәр җирлегендә генә түгел, районыбыз авылларында да киң колач белән бара. Габдрахман авылын гына алыйк: биредә нинди генә көнкүреш-социаль объектлар юк. Гадәти булган бакча, мәктәп, Мәдәният йортыннан тыш, зур бассейн, Боз сарае, музей, сәүдә үзәге, табиблык амбулаториясе гөрләп эшләп тора, барлык белгечләр дә үз урынында.

Авыл урамнары яктыртылган, асфальт түшәлгән. Кечкенә тыкрыкларга кадәр тәртип һәм чисталык биредә. Габдрахманга тиңдәш булырдай авыл җирлеге юктыр республикада.

Ә бит бу узеннән-үзе барлыкка килмәгән. Шушы авылда туып-үскән Шәфәгать Тәхаветдинов бу матурлыкны булдыручы, тудыручы кеше. Биредә гомер итүчеләр аңа рәхмәт укый. Саваплы эшләр башкаргангадыр, ул бүген дә җаваплы эштә – Республика Рәисенең нефть эшләре буенча киңәшчесе буларак хезмәт куюын дәвам итә.

Җырдагы кебек: «...кайтабыз да китәбез шул...» Туган яклар сагындыра. Ходай насыйп итсә, шулай кайткан саен матур үзгәрешләрне күреп, шатланып торырга булсын.

Ирек Хәнипов,

ветеран нефтьче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса