Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Законнарда кабат үзгәрешләр

2025 елның 1 сентябреннән хезмәт, бизнес, транспорт, элемтә һәм куркынычсызлык өлкәсендә дистәләгән яңа закон үз көченә керде

 

 

2025 елның 1 сентябреннән хезмәт, бизнес, транспорт, элемтә һәм куркынычсызлык өлкәсендә дистәләгән яңа закон үз көченә керде

Транспорт

Россия автомобильчеләре сентябрь башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренә дә, административ процедураларга да кагылачак яңалыклар белән очрашачак. Машина йөртү таныклыгы да ике тапкыр кыйммәтләнә. Гадәти йөртүче таныклыгы моңа кадәр 2 мең сум торса, хәзер 4 мең сумга кадәр җитәчәк. Ә инде яңа үрнәктәге таныклык бәясе 6 мең сумга кадәр җитә (хәзер 3 мең сум). Транспорт чарасы паспортын (ПТС) алу өчен пошлина хакы 800 сумнан 1,2 мең сумга, паспортка үзгәрешләр кертү өчен – 350 сумнан 525 сумга кадәр күтәрелә. Ә инде автомобильне теркәү турында таныклык бирү өчен пошлина бәясе 3 тапкыр арта. Шулай ук техосмотр уздырганда мәгълүматларны бердәм автоматлаштырылган системага керткән өчен 500 сум күләмендә яңа пошлина кертелә. Психик авырулы кешеләр һәм күз авыруларыннан интегүчеләр машина йөртә алмаячак. Махсус сигналлы машиналарны уздырмаган өчен штраф күләме ике тапкыр арта. Мигалкалы автомобильгә өстенлек бирмәүчегә 7,5 меңнән 10 мең сумга кадәр (элек – 4,5 мең сум) штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук 6 айдан 1 елга кадәр йөртүче хокукыннан да мәхрүм итеп куярга мөмкиннәр. Мондый машинаны узып китәргә, күрше полосадан аның белән бер тизлектә барырга да ярамый.

Хезмәт

Кәгазь медицина кенәгәләре төп документ буларак кулланылудан туктаячак, яңалары бары тик электрон рәвештә генә рәсмиләштереләчәк. Кәгазь вариантны вакыты чыкканчы яки битләре тәмамланганчы кулланырга мөмкин булачак.

«Ау турында» Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә. Аучылык билеты алган кешеләр хәзер 100-200 сораудан торган тест узарга тиеш булачак.

Куркынычсызлык, элемтә, интернет

Кредит алуга үз-үзеңә тыю салуны хәзер күпфункцияле үзәктә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Кредит алу кебек үк, сим-карта алуга да үз-үзеңә тыю салу мөмкинлеге барлыкка килде. Ә менә үз номерыңны башка кешегә биргән өчен саллы гына штраф салырга мөмкиннәр. Физик затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумга кадәр. Банклар банкоматтан акча алучының мошенниклар тозагында булу-булмавын тикшерәчәк. Андый кешеләрне банкомат янында үз-үзен тотышына карап ачыклаячаклар. Әйтик, акчаны ул түләү картасы белән түгел, ә QR-код ярдәмендә алса, димәк, шикләнергә урын бар.

Россия тимер юллары биометрия кертә. Ерак юлларга йөри торган поездларга биометрик мәгълүматлар ярдәмендә билет сатып алырга һәм поездга утырырга мөмкин булачак. Яңалык югары тизлекле тимер юл транспортына да кагыла.

Россиядә сатыла торган барлык гаджетларга илебезнең МАХ мессенджерын урнаштыру мәҗбүригә әйләнә. Ул 2023 елдан бирле гаджетларда «яшәп» килгән VK мессенджерын алыштырачак. RuStore кушымталар кибетен урнаштыру да мәҗбүри булачак. Яңа мессенджер Дәүләт хезмәтләре порталына һәм «Сферум» мәгариф платформасына кертеләчәк.

Интернетта экстремистик материаллар эзләгән өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф сала башлаячаклар. Шулай ук VPN-сервисларны рекламалау тыела. Моның өчен штраф күләме гади кешеләргә – 50 меңнән 80 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 80 меңнән 150 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Сәламәтлек саклау

Табиблар авыруларга Россиядә теркәлеп, барлык таләпләргә җавап биргән биологик актив өстәмәләр (БАД) билгели алачак. БАДлар, шулай ук авырулар исемлеген Сәламәтлек саклау министрлыгы Роспотребнадзор белән килештереп билгеләячәк.

Мәгариф

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләре бердәм расписаниегә күчә – хәзер илнең барлык укучылары якынча бер үк предметларны бер үк вакытта узачак. Контроль һәм өй эшләрен кыскарттылар, ә кече сыйныфлар өчен йөкләнешне чикләделәр. Җәмгыять белемен бишенче-җиденче сыйныфлардан алдылар, сәгатьләрне Россия тарихына һәм төбәк модуленә бүлеп бирделәр.

Җир һәм милек

Хуҗасыз җирләрне алуның яңа таләпләре үз көченә керә. Төзелеш өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә – 5 ел эчендә, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгәнендә 7 ел эчендә бина төзеп кую таләп ителә. Тузган корылма төзекләндерелмәгән очракта да җир тартып алынырга мөмкин. Дача участокларында хәзер бизнес алып барырга ярамый. Кафе, хостеллар, автомастерскойлар, питомниклар, цехлар, кибетләр һәм башка коммерция объектлары тыела. Хокук бозган өчен участокның кадастр бәясеннән 2% ка кадәр штраф каралган. Әгәр участок 50 сутыйдан артмаса, тавыклар, кәҗәләр үрчетергә һәм үз ихтыяҗың өчен уңышны сатарга мөмкин.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса