Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Үткәннәргә хөрмәт, киләчәккә ышаныч белән

75 ел сафта, 75 ел «Татнефть» компаниясе тарихында – «Әлмәтнефть» идарәсенең 2 нче нефть һәм газ чыгару цехы юбилее үткән белән бүгенгене берләштергән вакыйгага әверелде.

Үткәннәргә хөрмәт, киләчәккә ышаныч белән

 

 

75 ел сафта, 75 ел «Татнефть» компаниясе тарихында – «Әлмәтнефть» идарәсенең 2 нче нефть һәм газ чыгару цехы юбилее үткән белән бүгенгене берләштергән вакыйгага әверелде. Тантаналы чарага подразделение хезмәткәрләре, нефть тармагы ветераннары, идарә җитәкчелеге һәм мәртәбәле кунаклар җыелган иде. Компаниянең яшьтәше буларак, нефтьчеләрнең күп кенә буыннары өчен бу цех чын һөнәри осталык мәктәбенә һәм хезмәт традицияләре нигезенә әверелде.

 

РОМАШКИНО ЧЫГАНАГЫ ЯЗМЫШЫНА ҮРЕЛГӘН ТАРИХ

2 нче нефть һәм газ чыгару цехының тарихы «Бөгелмәнефть» тресты составында «Миңлебай» нефтепромыселы оешкан 1950 елдан башланып китә. Нәкъ менә ул дөньяда иң эреләрнең берсе булган Ромашкино ятмасын сәнәгый эшкәртүнең башлангычында тора да. Инде беренче елларда ук коллектив югары нәтиҗәләр күрсәтә, күчмә байраклар яулый һәм мактаулы исемнәргә лаек була.

Төрле унъеллыклар дәвамында промыселда новаторлык чишелешләре кертелә: беренче су чистарту корылмалары төзелә, блоклы куст насос станцияләре эшләтеп җибәрелә, турбиналы чыгым үлчәгечләр урнаштырыла. Болар барысы да нефтьчеләрнең фидакарь хезмәте бәрабәренә, аларның заман белән бергә атларга һәм яңа технологияләрне үзләштерергә омтылулары нәтиҗәсендә мөмкин була.

– Бүгенге юбилей – ул тарихны искә алу гына түгел, ә дистә еллар дәвамында 2 нче нефть һәм газ чыгару цехы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән меңнәрчә кешеләрнең фидакарь хезмәтен тану да. Нәкъ менә беренче юл яручы ветераннарның тырышлыгы бәрабәренә кыска гына вакыт эчендә Ромашкино ятмасының юмарт җир асты байлыкларын үзләштерү, аның гаять зур перспективага ия булуын исбатлау һәм киләчәк үсешкә нигез салу мөмкин булды. Бүген цех коллективы, традицияләрне саклап һәм хезмәт казанышларын тагын да арттыра барып, барлык бурычларны да ышанычлы үти, – дип җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы Илфат Нурсәетов.

 

НЕФТЬЧЕЛӘР ӨЧЕН ТОРМЫШ МӘКТӘБЕ

75 ел эчендә 2 нче нефть һәм газ чыгару цехы мәктәбе аша меңләгән белгеч узган. Аларның күбесе өчен хезмәт биографиясе нәкъ менә биредә башланган, тәүге җиңүләре яуланган һәм беренче сынауларны да биредә узганнар. Цехны хаклы рәвештә «кадрлар чыныктыру үзәге» дип атыйлар: аны тәмамлаган кешеләр «Татнефть»нең эре подразделениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре булдылар, бүгенге көндә дә тармак үсешенә саллы өлеш кертәләр.

 

Бәйрәмнең мактаулы кунагы, «Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Рифдар Хамадьяров:

– Миңа бүген биредә булу аеруча күңелле, чөнки мин үземнең хезмәт эшчәнлегемне нәкъ менә икенче цехта башлап җибәрдем. Бу чын тормыш мәктәбе булды: бердәм-тату коллектив, чын гаилә мөнәсәбәтләре, уртак эш өчен зур җаваплылык хисе тою. Биредә мин алдагы тормышымда бөтен эшчәнлегемә ярдәм итәрлек беренче һөнәри сабакларны алдым. Минем өчен цех – Alma mater, аны һәрвакыт хөрмәт хисе белән искә алам, – дип билгеләп үтте.

 

ТӨП БАЙЛЫГЫ – КЕШЕЛӘР

Цехның тарихы – ул истәлекле вакыйгалар һәм даталар гына түгел, ә барыннан да элек тормышын яраткан эшенә багышлаган кешеләр язмышы.

2 нче нефть һәм газ чыгару цехының 75 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында цех хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүләкләү тантанасы булды.

Югары профессионализм һәм намуслы хезмәтләре өчен «Татнефть» ААҖнең «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе Мактау грамотасы белән нефть һәм газ чыгару буенча оператор Эльвир Шәмсетдинов бүләкләнде.

«Татнефть» ААҖнең «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе Рәхмәт хатлары нефть, газ һәм конденсат чыгару буенча мастер Александр Гудошниковка, нефть һәм газ чыгару буенча операторлар Федор Саватнеевка һәм Роберт Лазаревка тапшырылды.

«Нефть һәм газ чыгару буенча операторның иң яхшы обходы» конкурсы йомгаклары буенча Илсур Батталов җиңүче дип танылды.

Профсоюз активистларына аерым игътибар бирелде.

«Татнефть Профсоюз»ның мактау билгесе белән нефть һәм газ чыгару буенча оператор Александр Мальцев бүләкләнде.

«Татнефть Профсоюз»ның Мактау грамотасы белән нефть һәм газ чыгару буенча операторлар Роберт Лазарев һәм Игорь Жуковский, шулай ук нефть тармагы ветераны Рәмзия Тимерхановалар билгеләп үтелде.

Нефть һәм газ чыгару буенча операторлар Сергей Смирнов һәм Булат Нуриәхмәтовка «Татнефть Профсоюз»ның Рәхмәте белдерелде.

75 ел – ул хезмәт, тәҗрибә һәм буыннар дәвамчанлыгы кушылган тулы бер дәвер. Юбилей йомгак ясау өчен сәбәп кенә булып калмыйча, алга бару өчен илһамландыручы мизгел дә булды.

Цех җитәкчесе Артем Бородин сүзләренчә, 2 нче ЦДНГ үз тарихының яңа этабын киләчәге өчен ышаныч белән һәм үткәннәр өчен горурланып каршы ала.

Лилия Шакирова

Наил Гатауллин фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса