Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ветераны Геннадий Ильмаиров Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды

Бу бүләк – аның күпьеллык хезмәтен һәм Татарстанның нефть тармагы үсешенә керткән зур өлешен тану билгесе.

 

Геннадий Самандеевич үзенең хезмәт эшчәнлеген 1973 елда «Әлмәтнефть» идарәсенең нефтепромысел җиһазларын прокат-ремонтлау цехында слесарь-ремонтчы булып башлап җибәрә. Армиядә хезмәт иткәннән соң хезмәт эшчәнлеген күкертле нефтьне тапшыру үзәк пунктында дәвам итә, ә аннары 2 нче нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехында эшли, анда 28 елдан артык технологик җайланмаларны ремонтлау буенча слесарь булып хезмәт итә.

Эшләгән дәвердә ул берничә тапкыр һөнәри осталык конкурсларында катнашып, призер була, ә 1996 елда «Татнефть» ААҖдә һөнәре буенча иң яхшысы» дип таныла. Геннадий Самандеевичның аерым казанышы – остазлыкта: ул күп кенә яшь белгечләр тәрбияли, аларның күбесе конкурсларда катнашу традицияләрен дәвам итәләр һәм предприятие үсешенә саллы өлеш кертәләр.

Геннадий Самандеевич бүгенге көнгә кадәр идарә ветераннары советы тормышында һәм шулай ук спорт чараларында да катнаша. Ул «Өченче яшь» спартакиадасының даими катнашучысы, «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең ветераннар командасы составында волейбол һәм городки спортында катнаша.

Мондый актив кешеләр безнең горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз. Без һәрвакыт аларны илһамландырырга, ветераннар советында өйдәгечә җылы атмосфера тудырырга тырышабыз. Геннадий Самандеевич белән бик горурланабыз, дип шәрехләде Әлмәт территориаль ветераннар советы рәисе урынбасары Венира Хәйруллина.

Лаеклы бүләк Геннадий Самандеевичның шәхси казанышларын гына түгел, ә бөтен коллективның казанышларын да тану, Әлмәт нефтьчеләренең хезмәте ил күләмендә югары бәяләнүен раслау билгесе булып тора.

Наил Гатауллин фотолары

 

Лилия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса