Габдрахман авылында яңартылган мемориаль комплексны ачу тантанасы булды
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган Мемориал реставрацияләнде.
Узган шимбәдә Габдрахман авылында яңартылган мемориаль комплексны ачу тантанасы булды
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган Мемориал реставрацияләнде һәм яңа һәйкәлләр – Бөек Ватан сугышы чорындагы Кызыл армиясе солдаты һәм Әфганстанда, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны гәүдәләндерүче өч сугышчы фигурасыннан торган бронза композиция белән тулыландырылды.
Композициянең авторлары – Ижевск скульпторлары Дмитрий Постников һәм Александр Суворовның иҗади тандемы. Авылның туган якны өйрәнү музее территориясендәге тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына багышланган һәйкәл, шулай ук Укытучылар аллеясындагы укытучыга һәйкәл дә алар кулы белән эшләнгән.
Авторлар әйтүенчә, идея нигезендә геройларның гади халык арасыннан чыккан егетләр булуын күрсәтү ята. Безнең арада үскән яшьләр, вакыты җиткәч, һич тә икеләнмичә Ватанга бурычларын үтәделәр. Яңа композиция батырлыклары илебез һәм туган авылыбыз тарихына мәңгегә язылган барлык Ватанны саклаучыларның кыюлыгын һәм фидакарьлеген символлаштыра.
Мемориаль ансамбль тирәсендә тулы бер парк барлыкка килгән. Яңа монумент исә әлеге ансамбльгә килешле итеп кертелгән. Биредә төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башкарылган: плиткалар җәелгән, уңайлы эскәмияләр урнаштырылган, яшел зоналар булдырылган. Парк авыл кешеләре өчен ял итү һәм хәтер урыны булачак, алар буш вакытларын биредә үзләренең кече ватаннары тарихын ихтирам итеп үткәрә алачаклар. Комплексны торгызу һәм реставрацияләү Тахаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре, шулай ук авыл халкы ярдәме белән мөмкин булды – һәйкәл куярга акча җыюда 200 дән артык кеше катнашты. Мемориаль комплексны төзү эшләре кыш көне башланып киткән иде, авыл өчен бик мөһим булган бу проектны гамәлгә ашыру турында кайгыртуны «Туган авыл» Хәйрия фонды директоры Равил Җәләев, төзелеш буенча инженер Руслан Хәлимов һәм Реваль Бакиров җитәкчелегендәге СМУ-8 коллективы үз өсләренә алды.
Мемориаль комплексны ачу тантанасына авыл халкы, Әлмәт муниципаль районы, авыл җирлеге җитәкчелеге, хәрби комиссариат, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы, район ветераннар советы вәкилләре җыелды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова бу көнне авыл, район һәм республика өчен тарихи истәлекле көн дип атады һәм якташларыбызның батырлыклары турындагы истәлекне киләчәк буыннар өчен саклау мөһим булуын ассызыклады. Бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәренә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә аеруча зур игътибар бирелде – аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннары тантанада катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар, үз гомерләрен корбан итеп, киләчәк буыннар өчен тынычлык һәм ирек яулаучыларга тирән рәхмәтләрен белдерделәр.
Белем көне алдыннан химия укытучысы һәм мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Марина Дорофеевага яңа йорттан ачкыч тапшыру авыл өчен тагын бер куанычлы вакыйга булды. Аның тормыш иптәше – МХО зонасында батырларча һәлак булган Иван Дорофеев гаиләсе өчен үз йортын булдыру турында хыялланган булган, һәм менә хәзер бу хыял тормышка ашты. Монда торак төзүне үз өсләренә алып кына калмыйча, авылның киләчәге өчен нигез салучы меценат гаиләләре аерым роль уйнады. Мәктәп директоры Әлфира Миннәхмәтова сүзләренә караганда, мәгариф учреждениесенең кадрлар кытлыгы кичермәве нәкъ менә аларның ярдәме нәтиҗәсе: педагоглар уңайлы торак белән тәэмин ителгән, өстәмә премияләр ала, ә сыйныфлар заманча техника белән җиһазландырылган. Меценатлар кайгыртуы – социаль өлкәне ныгыта һәм яшь белгечләргә туган авылларында калырга мөмкинлек бирә торган системалы эш ул.
Габдрахман авыл Мәдәният йорты артистларының чыгышлары бу көнне бәйрәм рухын тагын да күтәрде. Кунаклар өчен кыр кухнясы эшләде, ә балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Наилә Әл Әюби фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia