Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Кеше булу өчен кайда укыталар?

«Хәер», «хәйриячелек» сүзләре бер тамырдан. Гарәп теленнән «яхшылык» һәм «изгелек» дип тәрҗемә ителә

 

 

Ә җирдә изгелек бетмәгән. Миңлебай авылында да, станциясендә дә ул төшенчәнең асылын аңлап яшәүчеләр бар.

Изгелек кешенең җанында, күңелендә булу кирәк. Әгәр дә кемдер кушып кына эшләргә калса, ул инде башка категориягә керәдер. Хәер, хәйриячелек диюгә, никтер күпләр акча турында уйлый. Сүз дә юк, бүгенге заманда бөтен нәрсә акчага эшләнә кебек. Ләкин кебек кенә.

«Хәйриячелек» – ул халыкка файда китерүче бөтен гамәл. Мәсәлән, мохтаҗларга булышу, ятим балалар турында кайгырту, юллар салдыру, күперләр төзетү, ризык тарату. Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең бер хәдисендә хәйриячелекне «сәдака җәрия», ягъни кешегә һәрдаим әҗер-савап китерүче гамәл дип атады. Әгәр дә бер кеше исән вакытында җәмгыятькә файдалы бер эш эшләп калса, аңа әҗер-савап үлгәннән соң да бара. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Әгәр дә адәм баласы үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала бөтен гамәле дә туктый (әҗер-савап язылмый башлый). Беренчесе – «сәдака җәрия» (ягъни җәмгыятькә файдалы эш эшләп калдырса), икенчесе – кешеләр файдалана торган гыйлем һәм өченчесе – үзе өчен дога кылучы бала тәрбияләп калдырса» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Иман җаныңда булу кирәк

Миңлебай станциясендә гомер итүче Нәҗип абый Миңнеханов инде менә ничә ел станциядәге мәчетне, аның ихатасын, зират территориясен карап, тәртипкә китереп тора.

Ул 1947 елда Азнакай районы Буралы авылында туа. Уку, армиядә хезмәт итү, эш, гаилә... Барысы да башкаларныкы кебек: гаилә кора, йорт сала, агач утырта, балалар үстерә. Пенсиягә чыккач та тик тормый: хуҗалык, яшелчә бакчасы, терлек асрый. Ләкин җанына нидер җитми. Әкренләп ул дин юлына баса. Сигез ел элек Миңлебай станциясе мәчетенә имам-хатыйб итеп билгеләнгәч, ул баш-аягы белән җәмәгать эшенә чума. Шушы вакыт эчендә башкаларны үз артыннан ияртеп, мөһим карарлар кабул итә. Мәчет ихатасында мөселман бәйрәмнәрен үткәрү өчен җәйге кухня, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым ислам һәм гарәп телен өйрәнү дәресләре үткәрү бинасы төзелгән. Мәчет каршында балалар өчен ел саен балалар мәйданчыгында уку һәм уеннар белән җәйге лагерь оештырыла. Шушы кечкенә генә мәйданчыкта бакча ясап, анда алмагачлар утырткан Нәҗип абый. «Сез аның алмагачларын, алмаларын күрегез», дип безгә кат-кат әйтте авыл башлыгы Илдар Рәхимов. Шундый авылдашлары булуы белән горурлану, шатлану аның күзләренә чыккан иде.

Нәҗип абыйга кешеләргә, Аллаһның барлыгына-берлегенә ышаныч проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә. Аның тырышлыгы һәм оештыру сәләте белән мөселман зиратында металл коймаларны алыштыру эшләре башкарылган, электр белән тәэмин ителгән, җеназа йоласын башкару өчен корылма төзелгән. Бәлки бу чагыштыру урынсыздыр, шулай да Миңлебай станциясе зираты миңа бик тә матур пионер лагерен хәтерләтте.

Ул оештырган өмәләргә төрле дин, төрле милләт вәкилләренең катнашуы авылдашлары арасында аның һичшиксез дәрәҗәсен күрсәтә. 78 яшендә ул актив тормыш позициясенә ия, максатчан, игелекле, шат күңелле кеше. Аның бөтен нәрсәгә энергиясе җитә. Күз тимәсен.

Үзе турында язарга, сөйләргә бик яратмый...

Мин аның турында язмаска вәгъдә бирдем. Аның үзе турында. Чыннан да, нәрсә язарга мөмкин Миңлебайда гомер итүче Гамир Галимов турында?! Язар идем, ләкин мин аны белмим... Шуңа да үзе турында түгел, әз генә күп эше турында язарга булдым.

«Ул бик тыйнак. Авыл өчен, авыл тарихын саклау, авылдашларның шәҗәрәләрен төзү кебек бик зур эшләр эшли. Фото, рәсем сәнгате, тарих... Гомумән, аның эшләмәгән эше юк. Ләкин ул эшләгән эшләрен сөйләргә яратмый. Кабул итмәс, барып торуның файдасы булмас», диделәр миңа.

Ничек сөйләшмәсен дә, ничек аралашмасын ди. Без бит Гамир абый белән бер үк остазларда рәсем сәнгатен өйрәнгәнбез. Аны гынамы икән?! Матурлыкны, кешелекне, тормышны яратырга, игелекле гамәл кылып яшәргә өйрәтеп чыгара ул Лениногорск педагогия училищесының рәсем сәнгате бүлеге.

Гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган Гамир Гомәр улы авылдашларына зур ихтирам күрсәтеп яши. Авыл тарихын барлау, авылдашларының нәсел-нәсәбен, асыл токымын өйрәнеп, фәнни җирлектә киләчәк буынга калдыру нияте белән янып йөри. Аның тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаганнарның, инде нәсел-токымы киселеп, онытылган мәрхүм авылдашларының мәңгелек урыннары ачыкланган. Гомер буе колхоз эшендә булып, ялгызы гомер итеп бакыйлыкка күчкәннәренә исемнәре язылып кабер ташлары, такталар ясатып кую да аның эше. Ачлык вакытында авыл халкын ач үлемнән саклап калган Думи бабайга куелган кабер ташы гына да үзе бер сәнгать әсәре, изгелек символы. Бик күпләр ата-аналарына кадер-хөрмәт йөзеннән дә мондый истәлек ташы куя белми. Гамир абый Думи бабайның (Гыймаев Гилалетдин Гыймазетдин улы – 22.10.1863-19.10.1938) фотосурәтен табып, үзе реставрацияләп, тарих өчен мәңгеләштереп калдырган.

Бу тынгысыз җан бүген галимнәр белән бергәләп Миңлебай авылының тарихын китап итеп бастырып чыгару эшләре белән йөри. Әлбәттә, әлеге зур эшне бер ялгызың башкара торган түгел. Аның һәр фикеренә колак сала, һәр фикерен күтәреп ала торган кешеләр бар. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов шундыйлардан. Очрашкач та, Гомәр абый безгә күбрәк Илдар Мансур улының игелекле эшләре турында сөйләргә тырышты. Мин дә, әйткән сүземә тугры калып, Гамир абый турында сүземне озайтып тормыйм. Без үз чиратыбызда авылдашларының фикерен искә алып, Илдар әфәнде турында алдагы саннарның берсендә язарга сүз бирдек. Чөнки җитәкчеләр турында языгыз әле дип  сораган кешеләр сирәк.

Ә Нәҗип абый белән Гамир абыйның изге гамәлләре «сәдака җәрия» булып, ике дөнья рәхәтенә сәбәп булсын иде.

.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Фото авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса