Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Республикабызда башланып киткән «Безнең ишегалды» яхшы күршелек фестивале Әлмәт районы авылларына да килеп җитте

Республикабызда башланып киткән «Безнең ишегалды» яхшы күршелек фестивале Әлмәт районы авылларына да килеп җитте

 

 

Кәләй тимер юл станциясендә авыл халкы өчен җылы очрашу узды.

Кунакчыл күрше – сыйлы-ашлы күрше. Шуңа күрә кырык эшләрен кырык якка ташлап бәйрәмгә килгән әлмәтлеләрне күпмилләтле район халкы ипи-тоз белән каршы алды. Бер рәт булып тезелеп утырган татар, рус, чуваш, мордва өй күренешләрен булдыручылар – авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре. Һәркем – үз милләтенең үткәнен кадерләп саклый, киләчәк буынга җиткерүне максат итә торган фидакарьләр.

Чувашларны тәкъдим итүче Иске Суркин Мәдәният йорты коллективы кул эшләнмәләренә игътибар биргән, рус милләтен Рус Акташы вәкилләре әби-бабаларының хезмәт кораллары аша күрсәтсә, Кичүдән килгәннәр шифалы үлән серләре белән уртаклаша. Татар авыллары җыелып, әлбәттә инде, милли ризыкларыбызны пешереп сыйлады. Барысы да үз авылларының бер үзенчәлеген, аерым кунакчыллыгын ассызыкларга тырыша. 

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә бу кичтә җыелганнарны район җитәкчелеге дә сәламләде.

Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәбриклим! Безнең бүгенге бәйрәм – гомуми эшчәнлек нәтиҗәсе. Безнең регион тормыш сыйфаты, икътисади үсеш һәм социаль тотрыклылык буенча Россиядә лидерлар рәтендә. Әлмәттә генә дә соңгы биш елда балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән алып спорт һәм мәдәният учреждениеләренә кадәр 40 тан артык объект төзелде һәм 180 объект ремонтланды. Алар арасында – «Адымнар» полилингваль гимназиясе, Инженерлык лицее, «Алсу» балалар бакчасының «Новиков сад» яңа корпусы, «Умка», «Жар-птица», Урсалы микрорайонындагы балалар бакчасы. Калабызның иң беренче уку йорты булган 1 нче мәктәбе, 1 нче гимназия, 2 нче лицей, Яңа Кәшер мәктәбе (барлыгы 35 мәктәп), шуңа өстәп 23 балалар бакчасы яңартылды. Шулай ук Әлмәт политехник техникумына, физкультура-спорт көллиятенә, сәүдә-икътисад техникумының тулай торагына һәм «Нур» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенә капиталь ремонт ясалды. Нефть югары мәктәбенең фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәге төзелеше дәвам итә, – диде сәхнәдән Әлмәт районының партия активы лидеры Гүзәл Хәбетдинова.

Ул үз чыгышында район җитәкчелегенең тагын бер төп бурычы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү булуын, бу эшнең предприятие-оешмаларны, волонтерларны һәм барлык битараф булмаган шәһәр халкын берләштерүен ассызыклады. Күптән түгел махсус хәрби операция зонасына 51 нче гуманитар конвой җибәрелде. Операция башланганнан бирле шәһәр һәм район халкы алгы сызыкка җәмгысе 572 тоннадан артык гуманитар ярдәм тапшырган.

Фестиваль кунаклары дәрәҗәле – республика активы вәкиле, РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров, иҗтимагый ярдәм штабы рәистәше, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов, иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова. Халык алдында чыгыш ясап, алар «Безнең ишегалды» программасының муниципалитетны ничек үзгәртүе, тормыш сыйфатына йогынты ясавы һәм соңгы биш елда республика тормышында тагын нәрсәләр булуы турында сөйләделәр. «Безнең ишегалды» программасы нәтиҗәләре 1,5 миллионга якын татарстанлыга кагыла. Аның кысаларында 2019 елдан башлап 5 174 йортның уртак ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

Иҗтимагый ярдәм штабы рәистәше, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов:

Иртән эшкә барырга чыкканда кеше төзекләндерелгән тирәлек күрә икән бу аның кәефенә, димәк, гомуми эш нәтиҗәсенә дә уңай тәэсир итми калмый. Шуңа өстәп, узган 10 елда республикабызда 400 парк һәм сквер төзекләндерелгән һәм төзелгән. Соңгы 3 елда 700 млрд сумлык юллар, күперләр булдырылган һәм яңартылган. Татарстан – казанышлар республикасы, монда барысы да кешеләр файдасына эшләнә, – диде.

Республика активы вәкиле, РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров үз чыгышында:

Чыннан да, Татарстанда бик күп эшләр башкарыла. Республикабызның көньяк-көнчыгыш регионнарындагы барлык эре торак пунктларда диярлек ябык бассейннар, теннис кортлары, стадионнар төзелде. Бу проектлар нефтьчеләр ярдәмендә дә мөмкин булды, дип билгеләп үтте.

Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова:

Бүген без сезнең белән актив үсештә, Россиянең башка регионнарына үрнәк булган республикабызда яшибез. Биредә тотрыклы үсеш халык турында кайгырту белән үрелеп бара. Инновацияләр традицияләр белән яраша. Болар барысы да төрле проект-программалар бәрабәренә тормышка ашырыла, дип ассызыклады.

Чара барышында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләр Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

Фестиваль кунакларына әзерләнгән затлы бүләкләрнең берсе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты  Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы. Шулай итеп «Татарстанда җәй» проекты район халкы тарихына тагын бер истәлекле көн өстәде.

Рәдифә Ногманова

 

Фото авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса