Әлмәттә Нефтьчеләр көнендә транспорт чаралары хәрәкәтен өстәмә чикләү планлаштырыла
Транспорт чаралары хәрәкәтенә өстәмә вакытлыча чикләүләр кертелә.
Әлмәттә Нефтьчеләр көнендә транспорт чаралары хәрәкәтен өстәмә чикләү планлаштырыла
Оператив логистиканы тәэмин итү һәм төнлә махсус техниканы саклау максатларында Әлмәт шәһәрендә 3 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Ленин урамы буенча хәрәкәтне ябу белән транспорт чаралары хәрәкәтенә өстәмә вакытлыча чикләүләр кертелә.
- 3 сентябрьдән 06.00 сәгатьтән 5 сентябрь 22.00 сәгатькә кадәр Ленин урамындагы юл участогын ябыла (Чехов урамыннан Радищев урамына кадәр һәм М. Җәлил урамыннан Заслонов урамына кадәр җөп якта), каршы якта кирәкле юл билгеләре куеп реверсив хәрәкәт оештырыла;
- 3 сентябрьдә 13.30 -17.30 сәгатьтә Ленин урамындагы (Чехов урамыннан Заслонов урамына кадәр) юл участогы ябыла;
- 4 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр һәм 14.30 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр Ленин урамындагы (Чехов урамыннан Заслонов урамына кадәр) юл участогы ябыла;
- 5 сентябрьдә 13.30 – 22.00 сәгатьтә Ленин урамындагы (Чехов урамыннан Заслонов урамына кадәр) юл участогы ябыла;
- 6 сентябрьдә 06.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Чехов урамыннан алып, Радищев урамына кадәр һәм М.Җәлил урамыннан алып, Заслонов урамына кадәр урамнар киселешен һәм ишегалларыннан чыгу юллары ябыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia