Буыннар элемтәсенең көче
«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе нефтьчеләренең өч буыны үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне берләштергән күркәм вакыйгада катнашты.
Очрашуның Татарстан нефте тарихы башлангыч алган урында – Шөгер авылында, элеккеге Шөгер битум заводы территориясендә урнашкан ачык һавадагы Нефть музеенда һәм Лениногорск шәһәрендә, нефть тармагының бай тарихын саклаучы Нефть музеенда узуы үзенә күрә символик мәгънәгә ия.
Сәяхәттә катнашучылар XX гасыр башындагы атмосферага чумдылар, нефть чыгару кебек катлаулы эшнең ничек һәм нәрсәдән башлануын үз күзләре белән күрделәр, шушы көннәргәчә сакланган штольня, нефть куу цехы һәм башка төп объектлар буйлап йөрделәр. Экскурсоводлар исә аларга нефть катламнарына тәүге юл яручыларның керткән өлеше, инженерлык табышлары һәм республиканың нефть сәнәгате барлыкка килгән вакытлардагы катлаулы шартлар турында сөйләделәр. Лениногорскида кунакларны геологиягә, тәүге юл яручыларның хезмәтенә һәм идарә үсешенә багышланган, үткән белән киләчәк арасында чын күпер булып торучы зур экспозиция көтә иде.
Экскурсия өлеше тәмамланганнан соң «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы Илфат Нурсәетов, Әлмәт территориаль профсоюз оешмасы рәисе Рузәл Шәймәрданов катнашында тантаналы төшке аш булды.
Сәяхәттә катнашучылар алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм буыннар элемтәсен саклауның никадәр мөһим булуы турында фикер алыштылар.
1 нче нефть һәм газ чыгару цехының нефть һәм газ чыгару буенча мастеры Ришат Сираев та үз фикерләре белән уртаклашты.
– Сәфәр бик күңелле тәэсирләр калдырды. Нефть ятмаларында эшләүчеләр буларак, безнең өчен һөнәри күнекмәләрне үстерү генә түгел, ә нефть тармагының тарихы һәм традицияләре белән бәйләнешне югалтмау да бик мөһим. Мондый сәфәрләр илһамландыра һәм безнең зур һәм әһәмиятле тарихның бер өлеше булуыбызны искәртеп тора, – диде ул.
Бәйрәм «Татнефть»нең 75 еллыгына багышланган интеллектуаль квиз белән дәвам итте. Төрле буын вәкилләреннән торган командалар Компания тарихын, аның технологик казанышларын, корпоратив культураны һәм тармакның истәлекле вакыйгаларын белү буенча көч сынаштылар.
Көннең иң тантаналы өлеше бүләкләү тантанасы булгандыр. «Татарстан нефте эшкәртелә башлауга 80 ел тулу уңаеннан» медале белән республиканың нефть тармагын үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм «Әлмәтнефть» идарәсе ветераннар советында тырыш хезмәт куюлары өчен Миннур Фәхриева һәм Әлфия Хәбибуллиналар бүләкләнде.
Виктор Голубев, Геннадий Ильмаиров һәм Галина Овчинникова Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Виктор Голубев үз тәэсирләре белән уртаклашты:
– Мин «Әлмәтнефть»нең производство эстетикасы цехында эшләдем. Безнең идарә коллективы һәрвакыт бер зур гаилә булып яшәде һәм бу шулай булып кала да. Шуңа күрә мондый очрашулар безнең өчен бик кадерле: бу – олы юлны бергә үткән хезмәттәшләреңнең ярдәмен искә алу, рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге.
Шөгер авылындагы очрашу Компаниянең төп көче нәкъ менә кешеләрдә, аларның хәтерендә, тәҗрибәсендә һәм белемнәрен киләсе буыннарга тапшырырга омтылуында икәнлеген тагын бер кат искәртте.
Илфат Нурсәетов бу хакта үз фикерен белдерде:
– Без булган нефть музее – ул безнең барыбыз өчен, барлык нефтьчеләр өчен мөһим тарихи урын. Бу очрашу бары тик уңай хис-кичерешләр генә калдырсын иде. Компания буыннар дәвамчанлыгы саклау өчен һәм һәркем үзенең әһәмиятен, кирәклеген һәм зур эшкә катнашын тоеп торсын өчен барысын да эшли.
Лилия Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia