Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Күрше» бәйгесе җиңүчеләре әлмәтлеләр өчен мавыктыргыч чара оештырды

Тимирязев урамындагы 50 нче йорт ишегалды бер кичкә һөнәрләр остаханәсенә әверелде.

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырылган «Күрше» ишегалды вакыйгалары бәйгесе җиңүчеләре үсеп килүче буынга кайсы һөнәр нәрсәсе белән кызыклы булуын аңлатты. Спикерларның һәркайсы үз һөнәре турында үзе сөйли. Мисал өчен, Саба районы егете Рәүф Мөбарәкҗанов тимер юл составында озатучы булып эшли. 20 яшьлек егетнең инде бу өлкәдә бер ел хезмәт стажы бар. Шул арада ул Россиянең бик күп шәһәрләрендә булырга өлгергән, меңләгән чакрымнар юл узган, күпсанлы кызыклы кешеләр белән танышкан. 

– Мин тимер юл составында озатучы булып бер ел эшлим инде. Дус егетем кызыктырып, бу һөнәргә бер ел элек кереп киттем. Дөнья күрәм, илебезнең киңлегенә, зурлыгына хозурланып йөрим. Иң кызыгы – ул кешеләр белән танышу, аралашу. Озын яки кыска юл арасында алар белән шулкадәр якынаясың, хушлашыр вакыт җиткәч боегып каласың хәтта, – дип үз эше хакында яратып сөйли Рәүф.

Бу кич «Россия студентлар отрядлары»ның Татарстан төбәк бүлеге республика бәйгесендә җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булган. Алар үз проектын «Сайлау территориясе: һөнәрләр шәһәре» дип атый. Проектның максаты – Әлмәт балаларына һәм яшүсмерләргә киләчәк һөнәрләрен аңлы рәвештә сайларга ярдәм итү.

  •  Мин эшче студентлар отрядлары белэн эшлим, шул исәптән яшь белгечләргә эшкә урнашырга да ярдәм итәбез. Бу шөгыль барышында без һөнәр сайлауны кечкенәдән башларга кирәклегенә инандык. Балалар хәзер информацияне тиз кабул итә, шуңа күрә кечкенәдән кызыктыра алсак, һөнәрләр турында сөйләп, икенче планга күчкән белгечлекләрне дә популярлаштыра алырбыз дип уйлыйм, ди проектны оештыручыларның берсе Елизавета Палагнюк.

Чараны оештыручылар кечкенә әлмәтлеләрне интерактив формада һөнәрләр дөньясы белән таныштыру өчен бай программа әзерләгән. Бер станциядән икенчесенә йөри-йөри катнашучылар озатып баручы, укытучы, табиб һәм башка кызыклы һөнәр ияләре белән аралаша алдылар, аларның сорауларына җавап биреп фишкалар җыйдылар. Азакта аларны бүләкләргә алыштыра алдылар.

Август аенда «Сайлау территориясе: һөнәрләр шәһәре» Әлмәтнең өч ишегалдына барачак, балаларга кирәкле белгечлекләр турында белергә һәм үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга тәкъдим итәчәк. Киләсе чара 16 августта 16.00 сәгатьтә Тынычлык урамы, 3 адресы буенча узачак.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса