Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр хәрбиләргә ярдәм итә

Уңган авыллар бар әле.

Артык күпкә, озакка киткәч, яраткан, кадерле нәрсәләр дә туйдырып, арытып җибәрә. Ләкин тормышта КИРӘК дигән сүз бар.
Ил дәшкән чакта киткән егетләрнең исән-сау Җиңү белән кайтасына ышанып ярдәм итәләр алар. Кемнәрнеңдер улы, туганы, якыны, авылдашы МХО зонасында – шуның өчен килә. Ә кемдер намусы кушканга, җаны түзмәгәнгә. Кемнеңдер газиз баласының гомерен саклап калырлык челтәр үрүчеләр, шәм ясаучылар, токмач, сохари әзерләүчеләр, кеше баласы өчен «йөз суыңны түгеп» башкалардан ярдәм сораучылар – рәхмәт сезгә. Бик күп авыл җирлекләре кебек, чупайлылар да хәрбиләрне ярдәмнәреннән ташламыйлар.
Өч ел бара торган әлеге сугыштан андагы егетләр генә түгел, мондагы ярдәм итүчеләр дә арып киттеләр кебек. Шулай булса да, «Сугышлар тизрәк бетсен, балаларыбыз исән-сау кайтсын дип, без дә үзебезнең өлешебезне кертәсебез килә», – диләр Нурия Мостафина белән Сәвия Бәдретдиновалар. «Бу безнең дә бурычыбыз. Ир-егетләр анда булса, без илебез өчен кулдан килгәнне монда эшләргә тиеш», – ди Римма Баһманова да. 
Тыштан шаярып-көлеп сөйләшсәләр дә, һәркайсының җаны, күңеле мөлдерәмә сагыш белән тулы. Менә-менә түгелеп китәр төсле. Сугыш егетләрне генә түгел, бик күпләрне үзгәртте.
«Үзгәрдек инде, чиргә сабышып бетсәк тә түзәбез. Булышмый хәлебез юк. Балалар гына исән-сау кайтсыннар. Украинага үзем барып, нинди җирдә яшәгәннәрен үз күзләрем белән күреп кайттым. Подвалларга кадәр төшеп карадым. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен ата-аналарына. Балаларыбыз исән-сау гына өйләренә, гаиләләренә кайтсыннар», – дип яшьләрен сөртте Гәүһәр Хәсәншина.
«Бу – безнең гомуми эшкә, җиңүгә керткән өлешебез. Андагы егетләр үзләрен ялгыз, ташланган итеп хис итмәсеннәр дип тырышабыз. Нәрсә кирәк, кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Минем үземнең улым аннан инвалид булып кайтты. Андагы хәлләрне кешедән ишетеп кенә белмибез, ә үзебез аша үткәрдек. Нәрсә эшләсәк тә изге теләкләр теләп, исән-имин кайтуларын көтеп калабыз», – ди Әлфия Хәйбуллина
Башка авыллар да кушылсыннар иде шушы  эшкә. Ил төкерсә, күл була, диләр бит. Бөтенебез бергә булсак әлеге кирәк әйберләр үзебезнең солдатларга күбрәк, тизрәк барып җитәр иде. Җиңүгә өлеш керер иде. Кайбер авылларда «Бездә нишләптер җыелмыйлар, килүче юк, әйтеп тә карыйбыз» диләр. Без башлап җибәргәндә 30 га якын идек. Бүген дә әле 24-5 кеше даими катнашалар. Әлеге эшләрнең башында авылның фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Сәрия Хаҗиәхмәтова торды. Тизрәк илгә тынычлык килеп, егетләр исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дип, барыбыз да бер фикергә килеп, хәбәрләшеп, киңәшеп, һәркемнең фикерен истә тотып эшлибез, – диде Резидә Әхмәтшина. 

Андый изге җанлы кешеләр аз түгел дөньяда. Әйе, кемдер арт санын диваннан күтәрми, телефоныннан аерылмый дип кенә ярдәм тукталмас. Йөрәгегезгә йон үскән икән, әйдә, шулай яшәгез, рәхәттә. Сугыш кырыннан кайткан авылдашларыгыз ярдәм сораганда «Юк бит!» дип әйтергә читенсенмәсәгез, утырыгыз өегездә. Илдә чыпчык үлми, ди халык. Чупайлылар, кичүчатлылар, сөләйлеләр һ.б. бик күп уңган-булган авыллар бар әле. 
 
Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса