Әлмәт автомобиль юллары идарәсе начальнигы Фидаил Рурик улы Хәернасов белән юл эшләренең торышы турында әңгәмә
«Россиядә ике бәла – юллар һәм тилеләр» диләр. Иле бетмәсә, тиле бетмәс инде. Ә менә күңел биреп эшләгәндә начар юлларны бетерергә була
«Россиядә ике бәла – юллар һәм тилеләр» диләр. Иле бетмәсә, тиле бетмәс инде. Ә менә күңел биреп эшләгәндә начар юлларны бетерергә була
Әлеге эшләрнең төп җитәкчесе Әлмәт автомобиль юллары идарәсе начальнигы Фидаил Рурик улы Хәернасов белән юл эшләренең торышы турында әңгәмә кордык. Юллар һәм башкалар турында...
Шәһәрнең кайсы урамына күз салсаң да эш кайный. Яңа, тигез асфальт юллар, яңа бордюрлар, тигез брусчаткалар... Хакимияттәге дүшәмбе киңәшмәләрендә бик актив, рәхәтләнеп татар телендә җитәкчегә сорау биргәнен күреп игътибар иткән идем мин аңа. Эшлекле фикер йөртүе, татар теленә битараф булмавы, авыл җирлеге башлыклары һәм оешма җитәкчеләре белән бертигез дәрәҗәдә, белеп аралашуы әлеге җитәкченең шактый тәҗрибәле икәнен ассызыклый. Алай гына да түгел, бик оста әңгәмәдәш тә булып чыкты Фидаил әфәнде.
Әлеге тармакка җитәкче итеп билгеләгәннән соң, социаль челтәрләрдә «Нагуманов кешесе. Юрист, милициядә эшләгән, мәгънәсе булмый» дигәнрәк фикерләр яздылар. Шул вакыт кече улым, әти, син әле үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнеңне күрсәтәсең, дигән иде. Менә, Аллаһтан вакыты җиткәндер, мин бүген чыннан да эшем белән үземне күрсәтә алам. Әлмәт районында, шәһәрнең үзендә юл эшләре кайный, – дип башлады ул сүзен.
Әлбәттә, шулай язучыларны да акламасаң да, аңларга була. Чөнки тегеннән ямыйлар, моннан төзәткән булалар да, ул асфальт юллар язгы кар сулары белән юылып та бетә. Кем әйткәндәй, юлы да юк, акчасы да. Атлаган саен җитәкчеләрнең яман аты чыгуы да шәһәр халкына шулай фикер йөртергә җирлек тудыргандыр. Яшермим, хакимияткә Гүзәл Мөдәрисовна килгәч, Фидаил Хәернасовның шундый активлыгын, башкалар дәшми утырганда үзе сораулар бирүен күреп, болар иске танышлар түгелме икән, дип уйлап куйган идем. Ә ул исә үзе активлык күрсәтеп, эшне җиренә җиткереп, аның ахыргы нәтиҗәсенә күз салып эшли торган кеше булып чыкты.
– Фидаил әфәнде, шәһәрдәге эшне күреп торабыз. Юлларны ремонтлау авыл җирлекләрендә ничегрәк тора?
– Дальний Ямашта авыл эчендә 2 км дан артык юлны төзекләндерәбез. Югары Мактамада эшләр бара. Колшәриптә, Рус Акташында юлларны ясаячакбыз. Шәһәр хакимиятендә кайсы авыл җирлекләренә ничә км юл төзекләндерергә тиешлегенең төгәл исәбе бар. Авыл халкы бит ул үзенең холкы белән бик рәхмәтле халык.
– Әлеге юл эшләре кайчанга кадәр дәвам итә? Кайчан тәмамланачак?
– Эшләрне график буенча алып барабыз. Бернинди тайпылулар юк. Шуңа күрә юл эшләре октябрь азагы, ноябрь башына бетәр дип торабыз. Эшләр республика казнасыннан бүлеп бирелгән акчага эшләнә. Каралган 2 миллиард сум акчаның 900 миллионын Әлмәт районына бирделәр. Гомумән, Әлмәт муниципаль районында юлларны нормаль хәлгә китерү өстендә эш бара. Бу юнәлештә алдагы елларда әле тагын да күбрәк сумма каралыр дип торабыз.
– Һаман шул бордюр алыштыру димәсләрме икән? Халык бит болай да, бер җитәкче бордюр алыштырды, икенчесе...
– Бордюрлар, тротуарларның брусчатка җәйгән өлешләре бит кышкы чорда урамнарны чистартканда ватыла, сыйфатлары начарлана. Юлларны төзекләндереп асфальт җәйгәндә аларны да яңартабыз. Эшне ярты-йорты эшләп булмый бит. Булгач-булгач, бар нәрсәне җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Гүзәл Мөдәрисовна шәһәр юлларын гына кайгыртмый. Ул гомумән районны күздә тотып эш йөртә торган җитәкче. Авыл җирлекләренә бигрәк тә зур әһәмият бирә дисәм дә ялгыш булмас.
– Юлларда Урта Азиядән килгән халык эшләгәне күзгә чалына. Совет чорында колхоз-совхозларга фермалар төзергә килгән әрмәннәрне хәтерләтәләр. Алар безнең халыктан остарак эшлиме, әллә башка сәбәп бармы?
– Нигездә бездә подряд оешмалары эшли. Аларны без бручсатка түшәү, бордюрлар кую эшенә җәлеп итәбез. Чөнки алар бу эшләрне бик оста башкаралар һәм аларда тырышлык зур. Аларның тиз арада яхшы хезмәт хакы алып эшләргә теләкләре ныграк.
– Эш көнегез ничәдә башлана һәм ничәгә кадәр? Бөтен участокларда да йөреп чыга аласызмы?
– Бөтен участокны үзем карап, йөреп, тикшереп чыгам. Бер участокны да калдырмыйм. Мин сәгать 4 тә торам, 5 тә чыгып китәм. Шәһәрдәге участокларны җәяү йөреп чыгам, карап. Авыл җирләренә дә барам. Әле бит безнең федераль трассаларыбыз да бар.
– Көндез, хәрәкәт күп вакытта эшләр тукталып тормыймы? Эш барышы бит транспортка да, шәһәр халкына да комачаулык та тудыра.
– Юл билгеләре, әйтик, җәяүлеләр кичүен билгеләгән вакытта транспортка комачаулык тудырмас өчен башта бер якны, аннан икенче якны эшлибез. Болай эшләгәндә транспорт йөртүчеләргә кыенлыклар азрак була. Юл төзекләндерү эшләренә тотыныр алдыннан булган сөйләшү-киңәшү вакытында Гүзәл Мөдәрисовна эшне халыкка уңайсызлыклар тудырмыйча җайлау мөмкинлекләрен карарга кушты. Шуңа күрә Ленин урамында эшләрне төнлә, соңгы троллейбус туктагач, иртәнге беренче троллейбус йөри башлаганчы эшлибез. Әлбәттә, Ленин урамында асфальт салганда, бордюр ташларын кискәндә канәгатьсезлек белдереп язучылар да булды. Ләкин башкача булмый. Бу хакта хакимиятнең рәсми сайтында әйтелгән, махсус күрсәтмәсе бар.
– Яңа технологияләр кулланасызмы?
Әйе, 3Д-моделирование белән эшлибез һәм сметаларга салынган сумма әлеге технология белән эшләгәндә өстәмә участокларны төзекләндерү мөмкинлеге дә калдыра. Шевченко урамы Төзүчеләр проспектыннан «Панорама» сәүдә үзәгенә кадәр шулай эшләнде. Яңа технологияләр һәр елны үзгәреп, камилләшеп торалар. Лабораторияләр ныграк составлар эшли.
Безнең элек ясалган юллар алар 30-40 тонналы авырлыкка исәпләнгән булса, хәзер безнең юлларда 100 тонналы машиналар хәрәкәт итә. Шул сәбәпле юлларның торышы, хезмәт итү срогы да тиз гамәлдән чыга. Яңа технологияләрне куллану – бүген көн таләбе. Юллар, үзәк урамнар гына яңартылып калмыйча, ишегаллары да төзекләндерелә. Быел 52 ишегалды яңартылачак.
– Техника, эшче куллар җитәме? Материал белән тоткарлыклар юкмы?
Бар да җитә. Әгәр дә урлашмасаң, үз кесәңне генә кайгыртмасаң халыкка яхшы юллар ясарга җитә. Күңелең һәм кулың чиста булырга кирәк.
– Җитәкче кешенең гаиләгә кайчан вакыты кала?
– Минем Минтимер Шәриповичныкы кебек, якшәмбе – гаилә көнем, гаилә белән үткәрәм. Олы улым Донецкида хезмәт итә, хәрби кеше. Ике оныгыбыз бар. Алар Әлмәттә. Бүгенге көндә әле ялга кайтты. Икенче улыбыз Уфада. Ул тау-нефть факультетын тәмамлады, аспирантурага калды, шунда укыта да. Яныбызда кечкенә кызыбыз, аңа 10 яшь. Бөтен игътибар инде аңа. Атлар яратабыз. Гаилә белән атта йөрибез, ипподромга яисә Нәдергә барабыз. Табигатьтә булырга яратабыз. Оныкларны да алып чыгам.
Гаилә – бөтен борчу-мәшәкатьләрдән арындыручы җылы учак. Балаларыңның, оныкларыңның күзенә туры карау өчен чиста намус кирәк.
Әйе, намусың, күңелең чиста булса, бармакларың гел үзеңә генә кәкрәймәсә, халык өчен эшләп була икән. Халык юкка гына «ашасаң – күп ашарсың, күп ашасаң – ...» (әйтеп бетермим инде) димәгән. Барыбызның да юллары тигез, бәхет-шатлыкка илтә торган булсын.
Белешмә. Фидаил Рурик улы Хәернасов 1975 елда Чүпрәле районында туа. Тормыш иптәше Ләйсән белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia