Әлмәттә матур датада 12 парның никахы теркәлгән
Күп кенә яшь парлар матур туй датасын сайлап, гаилә тормышында да уңыш елмаячак, дип саный.
Әлмәттә матур датада 12 парның никахы теркәлгән
Никахлашу-һәр гаилә тормышында иң мөһим һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсе. Бу көн ата-бабаларыбыздан килгән күп кенә гореф-гадәтләр белән үрелеп бара. Күп кенә яшь парлар матур туй датасын сайлап, гаилә тормышында да уңыш елмаячак, дип саный.
25.07.2025 көнне яшь парлар иң матуры дип тапты. Нумерологиягә ышансаң, матур туй даталарында берничә бертөрле санны берләштерү үзендә уңай энергетика йөртә. 25 июль көнне Әлмәт муниципаль районы ЗАГС идарәсендә 12 пар никахлашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia