Дума йортлар һәм социаль объектлар янында йортсыз хайваннарны ашатуны тыячак
Документны хуҗасыз хайваннар белән эш итүне җайга салу мәсьәләләре буенча эшче төркем әзерләгән.
Дәүләт Думасы торак йортлар һәм социаль учреждениеләр янында йортсыз хайваннарны ашатуны тыя торган закон проекты әзерләгән. Документны хуҗасыз хайваннар белән эш итүне җайга салу мәсьәләләре буенча эшче төркем әзерләгән. Ул проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән инициативалар пакетының бер өлеше булачак. Бу хакта РБК хәбәр итә.
«Бердәм Россия»дән депутат Александр Спиридонов хәбәр иткәнчә, хастаханәләр, даруханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәни һәм спорт объектлары янында, шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыклары территориясендә йортсыз хайваннарны ашатуны тыю планлаштырыла. Башта күпфатирлы йортлар бу исемлеккә кертелмәгән булган, әмма соңрак депутатлар Торак кодексындагы төшенчәгә сылтама белән йорт яны территорияләрен дә кертергә карар кылган. Төбәкләргә тыелган урыннар исемлеген мөстәкыйль рәвештә киңәйтү хокукы биреләчәк.
Парламентарийлар 22 июльгә кадәр формулировкаларны төгәлләштереп бетерү өчен өстәмә тәкъдимнәр (шул исәптән исемлеккә сәүдә үзәкләрен өстәү мөмкинлеге турында) җыярга планлаштыра. Шуннан соң документ Дәүләт Думасына кертеләчәк.
Закон проекты РФ Административ хокук бозулар кодексына яңа кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык билгели торган төзәтмәләр кертүне күздә тота. Ул Югары судка бәяләмәгә җибәреләчәк.
Пакеттагы тагын бер документ йортсыз хайваннарны аулаганда чикләүләрне бозуга юл куймауга юнәлтелгән – мондый гамәлләрне хокук бозу дип квалификацияләргә планлаштырыла.
Шулай ук предприятие һәм оешма кебек объектларда йортсыз хайваннар булуны яшергән өчен җаваплылык кертергә тәкъдим ителә.
Эшче төркем ел башында кешеләргә йортсыз этләр ташлануга бәйле берничә инцидент булганнан соң формалаштырылды. Февральдә Думага хайваннарны тотканнан соң кире чыгаруны тыючы башка закон проекты кертелде. Инициатива нигезендә, төбәкләр хайваннарны я приютларда тотарга, я билгеләнгән вакыт узгач аларны эвтаназия ясау турында карар кабул итәргә тиеш булачак.
Хайваннарны яклаучылар исә мондый практиканың нәтиҗәле булмавын билгели. «Рэй» фонды координаторы Наталья Цветкова сүзләренчә, мондый чаралар инде 1990нчы елларда кулланылган, әмма хайваннар саны кимүгә китермәгән.
Белгечләр ассызыклаганча, гамәлдәге ОСВВ (аулау, стерилизация һәм вакцинация ясау, кире кайтару) системасы иң нәтиҗәле система булып кала. Ул популяцияне гуманлы ысул белән контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Мисалга Түбән Новгород өлкәсенең тәҗрибәсе китерелә. Биредә 2014 елдан бирле әлеге ысулны кулланалар һәм йортсыз этләр саны шактый кимүгә ирешкәннәр.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/duma-iortlar-ham-social-obektlar-yanynda-iortsyz-xaivannarny-asatuny-tyyacak-5908019
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia