Әлмәттә муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында фикер алыштылар
2025 елга Әлмәт районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планына үзгәрешләр кертү турында сөйләштеләр.
Әлмәттә муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында фикер алыштылар
Әлмәттә район Советының илле җиденче чираттан тыш сессиясе узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елга Әлмәт районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планына үзгәрешләр кертү булды.
Бу мәсьәлә буенча Әлмәт муниципаль районының җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Константин Крутов чыгыш ясады. Ул аңлатканча, хосусыйлаштыру планына үзгәрешләр «Светсервис» муниципаль унитар предприятиесен, уставтагы һәм предприятиенең икътисадый эшчәнлегендәге үзгәрешләрне исәпкә алып, гамәлдәге федераль законнар таләпләренә туры китерергә кирәк.
Предприятиене үзгәртеп кору турында өстәмә мәгълүматны «Светсервис» МУП директоры Җәүдәт Сөләйманов тәкъдим итте.
Депутатлар, әлеге мәгълүматны тикшереп һәм докладчыларга сораулар биреп, Әлмәт муниципаль районы Советының 2024 елның 26 декабрендәге 335 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында карар кабул иттеләр.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia