Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә тагын бер ишегалды «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылды

Ишегалдында тулысынча юл эшләре төгәлләнгән.

Әлмәттә тагын бер ишегалды «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылды
 

Галиев урамы, 23 адресы буенча урнашкан ишегалды уңайлырак һәм матуррак булды. Биредә юл эшләре тулысынча төгәлләнде, урамнарга яңа яктырту урнаштырылды, эскәмияләр, урналар һәм балалар өчен заманча мәйданчык куелды.

Ишегалды территорияләрен төзекләндерү ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында үткәрелә. Яшәүчеләр инде уңай үзгәрешләрне билгеләп үтә: яңа ишегаллары балалар һәм өлкәннәр өчен ял итү, аралашу һәм актив ял итү урынына әверелә.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса