Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Быел Әлмәт районында 46 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясала

32 йортта инде эшләр бара.

Әлмәт районында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова җыелышта катнашучыларның игътибарын таләп ителгәнне тәэмин итүгә юнәлтте.

"Бүлеп бирелгән акчалар нәтиҗәле файдаланылырга, эш күләме сыйфатлы башкарылырга тиеш", - дип ассызыклады Гүзәл Хәбетдинова.

Быел Әлмәт районында капиталь ремонт программасына 46 күп фатирлы йорт кертелгән, шуларның 9ы авыл җирлекләрендә урнашкан. Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт республика һәм район бюджетлары акчаларыннан һәм биредә яшәүчеләрнең кертемнәреннән башкарыла.

Июльгә булган мәгълүматларга караганда, Әлмәт буенча эшләр башкаруның уртача проценты 33,7% һәм авыл территорияләре буенча 15% тәшкил итә. Капиталь ремонт кысаларында ике йортта лифтлар алыштырылачак, Әлмәттәге тагын 10 күп фатирлы йортта лифтларны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңартачаклар.

Бүгенге көндә бер йортта ремонт тулысынча тәмамланган-хәзер ул кабул итү-тапшыру документларын рәсмиләштерү стадиясендә. 32 йортта эшләр бара, ә калган 13ендә-якын арада башланачак. Бу мәгълүматны үсеш департаменты директоры Гадел Вахитов җиткерде.

Торак фондын кышкы чорга сыйфатлы әзерләү — дисциплина таләп итә торган бурыч, дип искәртте җитәкче. Җитешсезлекләрне бетерүгә вакыт аз кала, шуңа күрә җаваплылар эшне активлаштырырга һәм торак инспекциясе белән берлектә барлык этапларның үтәлешенә контрольне көчәйтергә тиеш.

Гүзәл Хәбетдинова муниципаль берәмлекләр җитәкчеләрен җылыту сезонына әзер булуга аерым игътибар бирергә өндәде.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса