Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында яшәүче Ногмановлар гаиләсе 65 ел бергә гомер итә

Килеп туктауга ук йортның, ихаталарның чиста-пөхтә, бакчаларның каралган булуы күзгә чалынды.

Парлы озын гомер – Ходай бүләге

 

Озак еллар бергә яшәү – зур бәхет һәм шул ук вакытта бик зур сынау һәм хезмәт тә ул. Районыбызда күп еллар бергә тату яшәгән, хөрмәткә лаеклы балалар үстергән, оныкларына сөенеп көн күргән гаиләләр байтак.

Күптән түгел без Кама-Исмәгыйль авылында кунакта булып кайттык. Максатыбыз – озак еллар бергә матур тормыш кичергән Ногмановлар һәм Дәүләтгәрәевләр гаиләләре белән очрашу иде. Безне авыл җирлеге башлыгы Айсылу Шәйдуллина шатланып каршы алды. Аның белән бергә мәдәният йортына үтеп, МХОдагы авылдашларына гуманитар ярдәм әзерләүче фидакарьләр белән дә таныштык, авыл тормышы турында да сөйләшеп алырга өлгердек.

Беренче тукталышны 65 ел бергә гомер кичерүче Земфира апа һәм Әзһәр абый Ногмановлар йортында ясарга булдык.  Килеп туктауга ук йортның, ихаталарның чиста-пөхтә, бакчаларның каралган булуы күзгә чалынды. Күренеп тора – биредә хезмәт сөючән, тормыш яратучы кешеләр яши. Күз ташлап кына алган тәэсирләребез хак булып чыкты – безне ачык йөз, сый-нигъмәт тулы чәй өстәле белән каршы алдылар. Туксан яшен тутырып килүче Әзһәр абый егетләрчә көр генә итеп сүз башлады.

– Шушы авылда, шушы нигездә туып-үскән егет мин. Әтием сугышта үлде, әни белән 6 малай, 2 кыз үстек. Гаиләбез ишле булганлыктан, авырлыкларны да күп кичерергә туры килде. Гомерем буе колхозда эшләдем. 27 елын комбайнда йөрдем. Хуҗалыкларны тарата башлагач, өч кешегә бүлеп 300 гектар җир алдык. Шунда өч еллап чөгендер үстерү белән шөгыльләндек. Бераз хәлләнеп, күзне генә ача башлаган идек тә, аны да туктаттырдылар.  Машина табып, чөгендерне тапшырып, заводтан шикәрне үзебез алып кайтып тараттык аннары халыкка. Әле пенсиягә чыккач та ике еллап эшләп йөрдем мин. Авыл кешесенә эш бетәме соң инде – маллар күп тоттык, бакча карадык. Әле дә менә шулай Земфира белән матур гына яшәп ятабыз, – диде Әзһәр абый, елмаеп.

– Мин дә Камыныкы. Туган нигезем кибет ягындагы урамда иде. Гаиләбез ишле, алты бала үстек. Шулардан мин генә исән бүген. Әзһәр мине күзәтеп-караштырып йөргән булган, шуннан очраша башладык, аннары 1960 елны өйләнешеп тә куйдык. Мин үзем дә башта колхозда эшләдем, фермада сыер саудым, аннары инде пенсиягә чыкканчы нефтьчеләрнең товар паркында хезмәт куйдым. Эшкә җәяү барыш, сменалы булгач, йокы да бик юк,  Карабашка нефть җибәрә идек. Балаларны инәй, кайнанай караштылар. Әзһәр үзе дә бик тырыш, булдыклы булды. Аллага шөкер, аның белән өч кыз тәрбияләп үстердек, инде алты оныгыбыз бар. Кызларыбыз бик яхшы, бик әйбәт итеп карыйлар, шуңа да озын гомерле булганбыздыр дим. Элеккеге вакытлар белән хәзерге чакларны чагыштырып утырган чаклар еш була. Шаккатмалы бит – хәзер оҗмахта яшибез икән, дибез, – дип өстәп куйды Земфира апа.

– Оҗмах кынамы соң, элек бит аның ипие дә һәркемгә тими иде. Мин үзем комбайнда эшләгәнгә күрә икмәкне күп алдым. Әле дә хәтердә, кече энем Бөгелмәдә укыган чор. Шунда ул авылга практикага кайтты. Комбайнны туктатып, ашарга утырабыз. Шул арада энекәшне: «Бар, мин әбиттә чакта бер бункерны тутырып кил», – дип куып җибәрдем. Машина килгәч, бушаттык та, мин кабаттан комбайнга утырып киттем. Шулай итеп бергәләп норманы тутырдык. Элек бит норманы тутыргач премия бирәләр иде. Җиде авылны берләштергән «Зәй» хуҗалыгы, Рахманов вакыты бу. Нәдер белән бергә булдык. Менә ул күңелле мизгелләр. Тормыш шатлыктан гына тормады анысы, кайгысын да күрдек. Иң авыры шул әнием, энеләрем вафат булган чордыр. Сигез баладан бер ялгызым гына калдым бит. Шул эш-мәшәкать белән авырлыклар да онытылып торгандыр дип уйлыйм. Элек бит әле абзар тулы мал. Без үзебез генә дә уналтышар баш сарык асрый идек, ике сыер савабыз. Хәзер инде олыгайдык, мал-туар тоту бетте, тавыклар да юк хәтта. Шулай да авыл йомыркасыннан өзелгән юк – кызларыбыз алып килә. Аларның берсе үзебезнең авылда, икенчесе Нәдердә  яши. Өченчесе – Казанда.  Әле менә быел карлыган, кура  җиләге, бакча җиләге мул булды. Шуларны җыеп, ашап киләбез, матур, рәхәт тормышка сөенеп хозурланабыз. Әле зарланышлы булганда да зарланмадык, тырыштык-тырмаштык бит. Аллага шөкер, намазын укыйбыз, мин үзем мәчеткә йөрим. Җиде еллап зират караучысы да булып тордым, – дип искә алды Әзһәр абый Ногманов.

Шулай, бүген Әзһәр абый белән Земфира апа һәр туган көнгә сөенеп, шөкер кылып яшиләр. Без дә Ногмановлар гаиләсенә тигез, күркәм тормыш телибез. Әле озак еллар чөкердәшеп, менә шулай бер-берегезнең күзенә генә карап, якыннарыгызның игелеген тоеп гомер кичерергә язсын сезгә.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса