Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә иң яхшы бакчага конкурс игълан иттеләр

3 июльдән 31 июльгә кадәр теләге булган һәркем катнашуга гариза бирә ала. Җиңүчеләрне инде августта игълан итәчәкләр.

Әлмәттә иң яхшы бакчага конкурс игълан иттеләр

Әлмәттә «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында үткәрелә торган «Иң яхшы бакча» шәһәр конкурсына старт бирелде. Карарны район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова хуплады.

Конкурсның төп максаты-үз көчләре белән йорт яны территорияләрен төзекләндерүче, матур һәм каралган бакчалар булдыручы күпфатирлы йортларда яшәүче иң актив һәм иҗади кешеләрне ачыклау һәм бүләкләү.

3 июльдән 31 июльгә кадәр теләге булган һәркем катнашуга гариза бирә ала. Җиңүчеләрне инде августта игълан итәчәкләр.

Өч номинация каралган:
"Иң яхшы чәчәклек" 
"Әкияттә кунакта"
"Тылсымлы бакча"

Җиңүчеләр 3 меңнән 10 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр  алачак. Бу акчаларны киләчәктә үз участокларыңны төзекләндерү һәм бизәү өчен кулланырга мөмкин булачак.

Катнашу өчен гаризаны 31 июльгә кадәр теләсә нинди уңайлы ысул белән: электрон почтага leto.tatarstan.almet@mail.ru җибәрергә, идарәче компаниягә тапшырырга яки шәхсән «Үсеш департаменты»на алып килергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса