Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «13 нче мәктәп» тукталышында яңа павильон барлыкка килде

Павильон эченә автобусларның актуаль расписаниесе һәм Яндекс сервисына QR-сылтама белән мәгълүмати лайтбокс урнаштырылган.

Әлмәттә «13 нче мәктәп» тукталышында яңа павильон барлыкка килде

Концепция яңгыр һәм кардан саклау белән бергә шәһәр навигациясе һәм пассажирлар өчен уңайлылык элементын да күздә тота. Тукталыш архитектурасына шәһәр навигациясе элементлары кертелгән, расписаниеләр, карталар һәм башка мәгълүмат урнаштыру схемалары стандартлаштырылган.

Павильон дизайны модульле һәм адаптив форматта эшләнгән. Павильон эчендә автобусларның актуаль расписаниесе һәм Яндекс сервисына QR-сылтама белән мәгълүмати лайтбокс урнаштырылган. Өстәмә рәвештә уңайлы навигация өчен төп шәһәр объектлары булган карта тәкъдим ителде.
 

Моннан тыш, павильон видеокүзәтү һәм смартфоннарны зарядкалау өчен USB-разъем белән җиһазландырылган.
 
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса