Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Тельман урамында капиталь ремонт башланды

Машина йөртүчеләрне машиналарын ремонтлана торган участокта калдырмауларын сорыйлар.

Әлмәттә Тельман урамында капиталь ремонт башланды

Машина йөртүчеләрне машиналарын ремонтлана торган участокта калдырмауларын сорыйлар.

Әлмәтнең Тельман урамында юл эшләре башланды, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе. Эшчеләр юл өслеген фрезерлый башладылар. Ремонтлана торган участокның озынлыгы — 1,2 километр.

Әлмәтлеләр бу юлны яңарту кирәклегенә игътибар иткән булган инде. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәме белән эшләр, ниһаять, башланып китте.

Якын арада юл өслеген тулысынча алыштыру, яңгыр канализациясе урнаштыру, бордюр ташын алыштыру һәм яңа билгеләр ясау планлаштырыла.

Администрация машина йөртүчеләрдән юл техникасы эшенә комачауламас өчен һәм ремонтны тизләтү өчен Р.Фәхретдин урамыннан алып, Таһиров урамына кадәр машиналарын куймауларын сорый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса